Әлмәт таңнары

Көзге чакырылыш вакытында Әлмәттән 250 дән артык егет армия сафына китәчәк

Вакыт уза, заман үзгәрә, шуның белән беррәттән ватанпәрвәрлек тә җете төсмерен җуя.

Ләкин аның әһәмияте кимеми. Гаиләсен, туган йортын, торган җирен, илен саклаучы ир-егетләр һәрвакыт кирәк. Бигрәк тә бүгенге шартларда илдә мобиль, куәтле техникага ия һәм заманча коралландырылган, әзерлекле солдатлары, хәрбиләре белән көчле армия булырга тиеш. Драма театры бинасына хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә килгән егетләргә бу хакта да искәрттеләр.

Һәр чакырылыш башында булачак солдатларны җыеп хөрмәтләү калада традициягә әйләнде. Анда сугыш елларында иңнәрендә погон йөрткән ветераннар да, кайнар нокталарны узган ир-егетләр дә, бүгенге хәрбиләр дә һәм аларның дәвамчылары, атап әйткәндә, быел Ватан сагына китәчәк егетләр килгән иде.

1 октябрьдә старт алган кампаниядә 250 дән артык яшь әлмәтле Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә озатылачак. Әлегәчә илнең төрле почмакларында 500 дән артык якташыбыз хезмәт итә иде. Әлмәт Сызрань, Сарытау, Ульяновск, Иваново калаларындагы хәрби частьлар белән элемтәләрен күптән ныгытты: даими хәбәрләшеп тору, очрашып-күрешүләр, күчтәнәчләр өләшү күркәм гадәт хәзер. Көзге чакырылышта алыначак егетләрнең дә күп өлеше нәкъ менә шунда хезмәт итәчәк. Быел 3 егет хәрби бурычын Мәскәү шәһәренең 154 нче аерым комендант Преображение полкында үтиячәк. Бу яклардан килгән егетләрнең әзерлеген сынаган командирлар әлмәтлеләргә шат, ихтыяры көчле егетләр тәрбияләгән ата-аналарга да рәхмәтләрен ирештереп тора. Бу юлы да Мәҗит Салихов Тула шәһәренең 51 нче гвардия парашют десанты полкында хезмәт итүче Денис Денисов һәм Федор Белоноговларның әти-әниләренә полк командиры Дмитрий Бондаревның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Булачак солдатларга мөрәҗәгатендә район башлыгы "армиягә белемле, физик яктан әзерлекле егетләр зарури"лыгын искәртте.

- Бүгенге армия катлаулы техника, заманча корал белән тәэмин ителгән. Димәк, сез дә алар белән эш итә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Хезмәтегезне лаеклы һәм намус белән узыгыз. Туганнарыгызны, якыннарыгызны онытмагыз, хатлар языгыз. Туган якка исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим, - диде район башлыгы.

Булачак солдатларга шулай ук Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабиров, Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, запастагы подполковник Илүс Зәйнагытдинов та (ул безгә Ульяновскидагы II дәрәҗә Кутузов исемендәге гвардия 31 нче аерым десант-штурм бригадасы командиры урынбасары буларак билгеле иде) үгет-нәсыйхәтен җиткерде.

Чыгыш ясаучылар Әлмәтнең хәрби-патриотик тәрбия буенча республикада елдан-ел алдынгы урыннар биләвен ассызыклады. Шулаен шулай да. Тик соңгы вакытта социаль челтәрдә ватанпәрвәрлек үрнәге булган "Мускул" клубы турында хәвефле хәбәр таралды. 25 ел буена борын асты да кипмәгән малайлардан алдарак аталган дәрәҗәле хәрби частьлар кызыгырлык Ватан сакчылары әзерләгән клуб ябылу алдында.

2004 елдан егетләр Ленин урамындагы 71 нче йорт подвалында энтузиастлар ярдәме белән кулдан ясалган тренажерларда бил ныгытты. Ә бүген Әлмәттә хәрби-патриотик тәрбияне югары дәрәҗәгә күтәрүчеләрне, хәрби-гамәли спорт ярышларында алдынгы урыннарны тәэмин итүчеләрне, күрсәтмә чыгышлары белән армия хезмәтеннән качып йөрүче җилкенчәкнең күзен кыздырган егетләрне залларыннан куалар. Үзәк урамдагы отышлы урыннардан саналган бу мәйданны сатуга куялар икән. Социаль челтәрдә таралган хәбәрләргә караганда, майлы калҗа - 500 кв.м мәйдан - 1 млн. 300 мең сумга куелган ди. Июль аенда башланган ыгы-зыгының бүгенгә югары ноктасы - ут өзү. Сентябрь дәвамында үз эшләренә мөкиббән патриотлар шәм яктысында шөгыльләнгән. Әлеге вакыйганың "исе" югарырак күтәрелгәндерме, мәйданның өчтән бере чамасын "Мускул"га калдырырга ниятлиләр икән дигән сүз дә ишетелде.

Хәер, бу чирек гасыр тарихлы клубның беренче тапкыр гына куылуы түгел. 1988 елдан 1991 елга кадәр ул торба заводы базасында эшли. 1991 елдан 2004 кә кадәр "Юбилейный" Спорт сараенда шөгыльләнәләр. Быел чираттагы ояларыннан куарга җыеналар. Бу кадәр басымга ничек омтылышлары сүрелми? Гаҗәп!

"Мускул"ның даны Әлмәт чикләрен дә үткәнен чамалыйм. Шулай да тәгаенләү өчен Интернет челтәренең эзләү системасыннан файдаланып карарга булдым. Очраклы сылтамага (ссылка) басам. "Россиянең балалар казанышлары энциклопедиясе коллекциясе" сайты ачыла. Тупланмадан Әлмәттән Александр Тангатаров турындагы язманы укыйм. "Әлмәт шәһәренең 18 нче мәктәбендә укыган вакытында - 13 яшендә ул "Үзеңне Ватанга хезмәткә һәм спецназга әзерлә" шигаре белән эшләүче "Мускул" хәрби-спорт җәмгыяте" клубына килә. 2004 елда карате-до буенча Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган ачык шәһәр беренчелегендә 3 нче урынны яулый. Шулай ук карате буенча Чаллыда узган ачык турнирда катнашкан. 2009 елда кадет корпусларының Пермьдә узган икенче "Виват, кадет" Бөтенроссия фестивалендә актив катнашканы өчен сертификат белән бүләкләнгән. 2010 елда "Ел лицеисты" спартакиадасы финалында 1 нче урын ала. "Александр булдыклы, ачык күңелле, актив, аралашучан, намуслы егет. Хәрби-гамәли сәнгать, гитарада уйнау белән мавыга", - диелгән анда. Шуларны күздән кичергәч, бәяләре югары дигән фикер туа. Ә чынлыкта "Мускул"ның мыскалы күпме соң?!

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим