Әлмәт таңнары

Корбан чалу Аллаһыга якынайта

25 октябрьдә - изге Корбан гаете. Бу бәйрәм үзен мөэмин мөселман санаган һәр кеше өчен дә мөһим. Ул безне сабырлыкка, Аллаһыга итагәть кылып яшәүгә өйрәтә.

Корбан гаетенең тарихын белмәгәннәр сирәктер. Аллаһының киң рәхмәте булган бу тарихка күпме хикмәт, сабырлык салынган: Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Ибраһимга (с.г.в.с.) үзенең улын Исмәгыйльне (с.г.в.с.) корбан итәргә кушкан. Бу кыйссадан бик күп гыйбрәтләр алырга була. Беренчедән, Ибраһимның (с.г.в.с.) берсүзсез бөек Аллаһка итагәть итүен алыйк. Аның өчен Раббысының сүзе барыннан да өстен икәнен күрәбез. Хатыны Хаҗәргә дә (р.г.) бу боерык хакында әйткәч, ул «Әгәр бу Аллаһы әмере булса, минем каршы килергә хакым юк», - ди. Улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла. «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк», - ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһы әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», - дип мәльгунне ташлар атып куып җибәрә.
Колларынының итагәтьләренә күрә, Аллаһы Тәгалә үзенең киң рәхмәте итеп Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешенең кисәр өчен кулындагы пычагы үтми һәм күктән корбан итәргә дип, Аллаһы тарафыннан бәрән төшерелә.
Шул көннәрдән бирле изге бер йола итеп Корбан гаете билгеләп үтелә. Быел ул 25 октябрьгә туры килә. Чәршәмбе көнне иртәнге намаздан мөселманнар тәкъбир-тәшрикъ әйтә башлый. Әлмәт районы мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Рафикъ хәзрәт Миңнеәхмәтов сүзләренчә, ул һәр фарыз намаздан соң кабатлана һәм якшәмбе көнне икендедә тәмамлана. Корбан бәйрәменең тагын бер аерымлыгы - гаеткә ирләр тәкъбир әйтеп бара. Быел үзәк мәчеттә бәйрәм иртәнге 6 сәгать 30 минутта вәгазь белән башлана. 7 сәгать 30 минутта гает намазы укылачак. Соңыннан халык корбан чалу мәйданына юнәлә.
Дин галимнәре байлыгы һәм мөмкинчелеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу вәҗеп гамәл санала, ди. Рафикъ хәзрәт белдергәнчә, республика казыйлары җыелышында көмеш нисабыннан, атап әйткәндә 20 мең сум акчасы булган һәр кешегә корбан чалу тиеш булуы искәртелгән. Әгәр дә инде мөмкинчелеге булмаса, гөнаһ юк. Шулай да бу изгелекле эшнең әҗере бөек икәнлеген онытырга ярамый. Чөнки корбан чалганда хайванның беренче тамчы каны җиргә тамганчы ук суючының гөнаһлары кичерелә. Бу гамәлдә, башкалардагы кебек үк, ният мөһим әһәмияткә ия. Аллаһы Тәгалә Хаҗ сүрәсенең 37 аятендә әйтә: «Сез чалган дөяләрнең итләре, каннары Аллаһыга ирешмәс, мәгәр тәкъвалыгыгыз вә изге гамәлләрегез ирешер».
Белүебезчә, безнең якларда сарык, кәҗә, сыер, үгез кебек мал чалына. Корбанлыклар быел да мулдан булыр дип фаразлана: Ырынбур якларыннан, Татарстан төбәкләреннән фермерлар, шәхси хуҗалыклар сарык алып килергә вәгъдә итә. Ләкин аларның кимчелекләре булырга тиеш түгел. Әлмәттә чалынасы малны ветеринария хезмәте тикшерәчәк. Рафикъ хәзрәт сүзләренчә, корбан ите, нигездә, фәкыйрь, мохтаҗ, мескен, ятимнәргә өләшенә. Корбанлык итен ике төрле юл белән корбан әһелләренә ирештерәләр. Мөхтәсиб искәртүенчә, итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше фәкыйрьләргә, мохтаҗларга таратыла, икенчесе туганнар, якыннар, күршеләр җыелган мәҗлестә пешерелә, өченче өлеше чалучының гаиләсенә кала.
Корбан чалу, Аллаһка һәм Аның ризалыгына якынайта. Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Кешенең гөнаһлары ярлыкана, ул Аллаһка шөкер итеп, Аның алдында булган бурычын үти, чалынган хайван Кыямәт көнендә чалучыны Сират күпере аша алып чыга һәм аның котылуында сәбәпче була. Мескен, ятимнәрне сөендереп, аларның канәгатьләнүенә ирешү дә ул.

Ләйләгөл Минаева әзерләде

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров