Әлмәт таңнары

Кичүчатта Ризаэддин Фәхреддиннең туганнары очрашты

Без биш ту­ган. Әни­ем­нең ал­ты ир һәм кыз ту­га­ны бул­са, әти­ем­нәр га­и­лә­сен­дә бө­тен­ләй уни­ке ба­ла дөнь­я­га кил­гән бул­ган, тик алар­ның яр­ты­сы гы­на сау-сә­ла­мәт үсеп го­мер ит­кән­нәр. Бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, нә­сел-нә­сә­бе­без зур без­нең.

Нин­ди­дер сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да ту­ган­нар бе­лән ара­ла­шу мөм­кин бул­ма­са яи­сә апа-абый­лар­га ба­ла­лык бе­лән үп­кә­ли баш­ла­сам, әни­ем­нең бер сү­зе бар иде: "Бар­мак ара­сы­на ит үс­ми". Янә­се, ни ге­нә бул­ма­сын, җан тарт­ма­са да, кан тар­та.

Кү­ре­нек­ле як­та­шы­быз, язу­чы, га­лим, жур­на­лист, дин әһе­ле Ри­заэд­дин Фәх­ред­дин ки­лә­чәк бу­ын­га әл­лә ни­ка­дәр ми­рас бе­лән бер­лек­тә, ту­ган­лык ка­де­рен аң­лый бе­лә тор­ган ыру-нә­се­лен дә кал­дыр­ган. Шә­җә­рә ага­чы­ның төр­ле бо­так­ла­рын­да ур­наш­са­лар да, бү­ген­ге Фәх­ред­ди­нов­лар һәм га­лим нә­се­ле­нә ба­рып то­таш­кан баш­ка бик күп төр­ле фа­ми­ли­я­ле шә­хес­ләр­нең үт­кән­нә­ре бе­лән го­рур­ла­нып яшә­ве биг­рәк ку­ан­ды­ра шул.

Ри­за Фәх­ред­дин­нең ту­ган-ту­ма­ча­сы бе­лән 2 ав­густ көн­не Ки­чү­чат авы­лын­да ара­ла­шыр­га на­сыйп бул­ды. Га­лим­нең туу­ы­на 155 ел ту­лу уңа­ен­нан оеш­ты­рыл­ган бу оч­ра­шу "Ту­ган­нар­ның ка­де­рен бе­лик" дип атал­ды. Ча­ра­да Мәс­кәү, Ка­зан, шу­лай ук Та­тарс­тан­ның баш­ка ра­йон­на­рын­да яшәү­че Фәх­ред­ди­нов­лар­дан тыш, рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты һәм "Тат­нефть" ААҖ вә­кил­лә­ре, дин әһел­лә­ре, га­лим­нәр, язу­чы­лар, жур­на­лист­лар һәм як­та­шы­быз­ның ми­ра­сы бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар кил­гән иде. Авыл Мә­дә­ни­ят йор­ты фо­йе­сын­да элен­гән күп­сан­лы шә­җә­рә­ләр, га­лим­нең төр­ле ел­лар­да ба­сыл­ган хез­мәт­лә­ре бе­лән та­ны­шу һәм, әл­бәт­тә ин­де, кү­ре­шү-ара­ла­шу­дан баш­ла­нып кит­кән оч­ра­шу­ның рәс­ми өле­ше та­ма­ша­чы­лар за­лын­да дә­вам ит­те.

Бе­рен­че­ләр­дән бу­лып сәх­нә­гә Та­тарс­тан Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се урын­ба­са­ры, рес­пуб­ли­ка­ның Жур­на­лист­лар бер­ле­ге рә­и­се Рим­ма Рат­ни­ко­ва кү­тә­рел­де. Ул га­лим­нең ми­ра­сын бөр­тек­ләп җы­еп, ха­лык­ка кай­та­рып, ки­лә­се бу­ын­нар­га сак­лап ка­лу­да зур эш­ләр баш­ка­ры­лу­ын ас­сы­зык­ла­ды, му­зей хез­мәт­кәр­лә­ре, "Тат­нефть" ААҖ, ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нә рәх­мәт сүз­лә­ре җит­кер­де. Рим­ма ха­ным­ның бу оч­ра­шу­да кат­на­шуы оч­рак­лы тү­гел. Ул шу­лай ук Ри­заэд­дин Фәх­ред­дин нә­се­лен­нән. Тө­гәл­рә­ге, га­лим­нең әни­се Мәү­һү­бә абыс­тай ягын­нан якын ту­га­ны. Әби­се сөй­лә­гән ха­ти­рә­ләр бе­лән ур­так­лаш­кан­да (ул сә­я­си эзәр­лек­ләү чо­рын­да ди­ни ки­тап­лар­ның мич­кә ягы­луы ха­кын­да сөй­лә­де) Рим­ма Рат­ни­ко­ва яшь ара­лаш ми­ра­сы­быз­ның ка­бат ха­лык­ка кай­та­ры­лу­ы­на шат­лы­гын бел­дер­де. Соң­рак жур­на­лист­лар­га бир­гән әң­гә­мә­сен­дә Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се урын­ба­са­ры бу ва­кый­га­ның зур­лы­гын ас­сы­зык­лап, Ри­заэд­дин Фәх­ред­дин­нең ла­ек­лы дә­вам­чы­ла­ры бу­лыр­га ки­рәк­ле­ге­нә ба­сым яса­ды.

"Тат­нефть" ААҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры Рөс­тәм Мө­хәм­мә­ди­ев үз чы­гы­шын­да нефть­че­ләр­нең га­лим­нең ми­ра­сын сак­лау­га зур өлеш кер­тү­лә­рен бил­ге­ләп үт­те. Дө­рес­тән дә, ком­па­ния Фәх­ред­дин ме­мо­ри­аль му­зе­ен ачу­да, як­та­шы­быз­ның күп­сан­лы хез­мәт­лә­рен ха­лык­ка кай­та­ру­да, ки­тап­ла­рын бас­ты­ру­да фи­нанс яр­дә­ме күр­сәт­те. Рөс­тәм Мө­хәм­мә­ди­ев сүз­лә­рен­чә, бу эш­ләр әле ал­га та­ба да дә­вам итә­чәк. Ми­сал өчен, бү­ген Ри­за Фәх­ред­дин­нең тор­мы­шын һәм иҗа­тын ча­гыл­дыр­ган фо­то­аль­бом тө­зү өс­тен­дә эш ба­ра. Ул "Ру­хи­ят" ру­хи яңа­рыш фон­ды та­ра­фын­нан дөнья кү­рә­чәк.

Ча­ра­га җы­ел­ган­нар­ны баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ре­зе­да Заһ­рет­ди­но­ва сә­лам­лә­де. Ул әдип­нең та­рих, әдә­би­ят, тәр­бия өл­кә­сен­дә үзе­нә ге­нә хас ти­рән эз кал­дыр­ган­лы­гын ис­кәр­теп, Әл­мәт­тә һәр­да­им га­лим­нең хез­мәт­лә­рен өй­рә­нү­гә юнәл­де­рел­гән оч­ра­шу­лар, фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­ләр уз­ды­ры­луы ха­кын­да да сөй­лә­де.

Га­лим­нең сәх­нә­гә кү­тә­рел­гән баш­ка ту­ган­на­ры да Фәх­ред­дин­нең ми­ра­сын сак­лау­чы­лар­га олы рәх­мәт­лә­рен ге­нә җит­ке­реп кал­мый­ча, як­та­шы­быз­ның тор­мы­шын­нан әти-әни­лә­ре һәм әби-ба­ба­ла­рын­нан ишет­кән кай­бер ис­тә­лек­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты, га­и­лә­лә­рен­дә­ге Фәх­ред­дин ба­бай­ла­ры за­ма­нын­нан сак­ла­нып кал­ган үз­гә тәр­би­я­ви мо­хит бар­лы­гын җит­кер­де.

Әгәр дә 1995 ел­да Ри­за Фәх­ред­дин­нең ту­ган авы­лы Ки­чү­чат­та ме­мо­ри­аль му­зей ачыл­ма­ган бул­са, бү­ген аның ми­ра­сы­на бул­ган игъ­ти­бар көн­нән-көн ар­тыр иде ми­кән? Кем­нәр ге­нә бул­ма­ган да, дөнь­я­ның кай­сы гы­на поч­мак­ла­рын­нан кил­мә­гән­нәр би­ре­гә! Му­зей ди­рек­то­ры Ди­лә­рә Гыйм­ра­но­ва алар ту­рын­да зур го­рур­лык бе­лән сөй­ли. Үз эше­нең ос­та­сы, спорт­чы­лар те­ле бе­лән әйт­кән­дә, җа­на­та­ры бул­ган бу бә­лә­кәй ге­нә гәү­дә­ле ха­ным үзе­нең та­гын ике хез­мәт­тә­ше бе­лән ни­ка­дәр җа­вап­лы­лык та, тә­вәк­кәл­лек тә со­рый тор­ган хез­мәт­не җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ра. Алар бул­ган экс­по­нат­лар­ны сак­лау гы­на тү­гел, ә һәр­да­им ту­лы­лан­ды­рып то­рып, чын-чын­лап ха­лык­ка та­ра­ту өс­тен­дә бар көч­лә­рен кыз­ган­мый­ча эш­ли­ләр. Бу оч­ра­шу да алар өчен эз­сез уз­ма­ды - му­зей Ри­заэд­дин Фәх­ред­дин­нең кы­зы Әс­ма­га бү­ләк ит­кән чәй сер­ви­зын­нан бер пар чы­на­як, га­лим­нең якын ту­ган­на­рын­да сак­лан­ган ис­тә­лек­ләр, кай­бер баш­ка шәх­си әй­бер­лә­ре бе­лән ту­лы­лан­ды.

Рә­ди­фә Ног­ма­но­ва

Ав­тор фо­то­сы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки