Әлмәт таңнары

Кичә, бүген, иртәгә: Әлмәт үсеш юлында

13 декабрь көнне булып узган Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының X (уртак) сессиясенең беренче өлешендә депутатлар Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразларын раслады, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы...

Беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифасын башкаручы Э.Мөхәммәдиев чыгыш ясады.
2014 елга кадәр чорда икътисад үсеше буенча төп күрсәткечләр түбәндәгечә фаразлана: Urals маркалы нефтькә уртача бәянең 2012 елга 100 $/баррельгә кадәр, 2013 елга 97 $/баррельгә кадәр кимүе, 2014 елда 101 $/баррельгә кадәр артуы көтелә. Әлеге чорда халык санының артуы сакланачак. 2014 елга ул 198918не тәшкил итәчәк. Эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 2012 елга 5 % ка артып, аның күләме 24090 сумга җитәчәк. Моннан тыш, киләсе елның 1 октябреннән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 6 % ка, 2013 елның 1 октябреннән 5,5 % ка, 2014 елның 1 октябреннән 5 % ка артачак.
Чыгыштан күренгәнчә, 2012 елда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икъ- тисади актив халыкның 1,3 % тәшкил итәчәк, 2014 елда 1,2 % булыр дип көтелә.
Сәнәгать җитештерүенең дә уңай динамикасы формалаштырыла. 2013-2014 елларда үсешнең уртача еллык темпы 7 % тәшкил итәчәк. 2014 елда сәнәгать продукциясен җитештерү 2011 елга карата 122 % булачак. Фаразлаулар буенча 2012 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 2 миллиард 110 миллион сумга җитәчәк. Авылларга ярдәм күрсәтү барлык милек формаларына, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредит алу мөмкинлеген күтәрүдән гыйбарәт булачак.
"Россия гражданнарына - һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак" өстенлекле милли проектын тормышка ашыру, "Яшьлек", "Көнбатыш капка" микрорайоннарында төзелеш эшләре дәвам итәчәк. 2012 елда 155 мең квадрат метр, 2013 елда 160 мең квадрат метр, 2014 елда 165 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак. Шуларны исәпкә алып, бер кешенең торак белән тәэмин ителеше 2012 елда 23,9 квадрат метр, 2014 елда 25,5 квадрат метр тәшкил итәчәк (2011 елга карата үсеш 9 %).
Киләсе елга 24 торак йортка капиталь ремонт ясау, 22 тузган йорттан гражданнарны күчерү планлаштырыла.
Э.Мөхәммәдиев чыгышын йомгаклап, хәзерге вакытта 2011-2015 елларга энергия саклау һәм энергиядән нәтиҗәле куллануны күтәрү программасы гамәлгә ашырылуын хәбәр итте.
Әлмәт муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе А.Подовалов үз чыгышында депутатларга Әлмәт муниципаль районы бюджеты күләмен керемнәр буенча республика бюджетыннан булган 2 миллиард 076 миллион сумлык субсидия һәм субвенцияләрне исәпкә алып расларга тәкъдим ясады. Район бюджетына, фаразларга караганда, 554 миллион сум НДФЛ, бердәм керемгә 141 миллион сум салым, 636 миллион сум ТРдан субсидия һәм субвенция, җирлекләрдән 637 миллион сум бюджетара трансфертлар керәчәк. 2012 елга бюджет чыгымы шулай ук 2 миллиард 076 миллион сум тәшкил итәчәк, ягъни дефицитсыз бюджет кабул ителә. Гадәттәгечә, бюджеттан мәгариф өлкәсенә зур суммада акча бүленәчәк - 1 миллиард 523 миллион сум. Мәдәният өлкәсенә 96,8 миллион сум, социаль сәясәткә 23,6 миллион сум, физкультура һәм спортка 17,4 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Капиталь ремонт ясауга бюджеттан 84 миллион сум, гомум дәүләт мәсьәләләренә 93,7 миллион сум акча юнәлтү планлаштырыла. А.Подовалов шуңа басым ясады, чыгымнар өлешендә беренче тапкыр табигатьне саклау чараларына 26 миллион сум, резерв фондына 21 миллион сум акча бүлү карала.
Чыгымнар структурасында үзгәрешләр дә бар: 2012 елдан башлап полиция РФ бюджетыннан финансланачак. Барлык төр медицина ярдәмен күрсәтү хокукы РФ субъектларына беркетелү белән бәйле, сәламәтлек саклау һәм мәҗбүри медицина иминияте идарәсен карап тоту республика бюджетына күчерелә.
Киләсе елда бюджетны гамәлгә ашыру барышында республика бюджетыннан 47,5 миллион сум өстәмә средстволар алу күздә тотыла, шуларның 20,1 миллионы 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә ремонт ясауга, 9,5 миллионы авыл клублары төзелешенә тотылачак.
Әлмәт шәһәре бюджеты күләме 2012 елда шәхси керемнәр буенча 719 миллион сум, шул исәптән НДФЛ 290 миллион сум, җир салымы 360 миллион сум, физик затларның милеккә салымы 30 миллион сум, салымнан тыш керем 39 миллион сум булыр дип фаразлана. Бюджет чыгымы шулай ук 719 миллион сум булачак.
Болардан тыш, депутатлар өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаилә-ләрне шәхси төзелеш өчен бушлай җир белән тәэмин итүгә кагылышлы карарлар да чыгарды. ТРда җир 26 декабрьдән бирелә башлаячак. Әлмәттә җир учас- токлары чикле булу белән бәйле, җир мәйданының күләме 6-10 сутый дип расланды.
Депутатлар сессия барышында Әлмәт муници- паль районы башлыгы Р.Әбүбакировка "Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины" исемен бирү турында карар кабул итте. Ришат Фазлытдиновичка күкрәккә тага торган билгене Әлмәт муниципаль районы башлы- гының беренче урынбасары А.Михайлов тапшырды. Шулай ук район башлыгын Космонавтика елында оештырылган чараларны уздыруда актив катнашканы өчен Россия Герое, летчик-космонавт С.Шәрипов Космонавтика федера- циясе исеменнән "Ю.Гагарин очуы" медале белән бүләкләде.
Сессиянең икенче өлешендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Әбүбакиров алтынчы чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутат булып узуы белән бәйле вакытыннан алда вәкаләт-ләрен тапшырды. Депу- татлар бу көнне Ришат Фазлытдиновичның Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм шәһәр Советы депутаты вәкаләт-ләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итте. Муниципаль район башлыгы вәкаләтләре башкарма комитет җитәкчесе М.Салиховка тапшырылды.
Сессия эшчәнлегендә катнашкан ТР Президенты Р.Миңнеханов, иң беренче чиратта, сайлауларда ышаныч күрсәткән Әлмәт халкына рәхмәтен җиткерде. "Татарстан чираттагы тапкыр потенциалы зур булган көчле республика икәнлеген исбат итте. Безнең бурыч - сезнең ышанычны аклау. Ул безгә республика масштабында хезмәт куярга һәм шулай ук федераль дәрәҗәдә мәнфәгатьләребезне якларга ярдәм итә. Дәүләт Думасында Мәскәү 15 мандатка ия, ә Татарстан - 13", - диде Рөстәм Нургалиевич һәм үсеш алу өчен тотрыклылык кирәклегенә басым ясады. Р.Әбүбакировның 10 ел дәвамында башлык булып торуы, "Татнефть" компаниясе белән берлектә җәелдергән эшчәнлеге үсешкә юнәлтелгән иде. ТР Президенты нефтьчеләр башкаласында киләчәктә дә шундый эш алып барылачагына ышанычын белдерде: "Әлмәт бүген республиканың иң матур шәһәрләреннән исәпләнә, мин сезнең белән горурланам. Ришат Әбүбакиров иң яхшы җитәкчеләрнең берсе. Миңа әлеге карарны кабул итү җиңел бирелмәде, ләкин мин Дәүләт Думасында да Ришат Фазлытдиновичның биредәге кебек файда китерәчәгенә ышанам". Р.Миңнеханов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, шәһәрнең һәм районның социаль-икътисади, мәдәни үсешенә керткән өлеше өчен Р.Әбүбакировка ТРның "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды. "Без сайланган юлны сакларга кирәк дип уйлыйбыз. Минем фикеремчә, элеккеге муниципаль район башлыгы эш-чәнлеген башкарма комитет җитәкчесе Мәҗит Салихов уңышлы дәвам итәчәк", - диде чыгышын йомгаклап ТР Президенты.
Дәүләт Думасы депутаты Р.Әбүбакиров депутатлар алдында сүз алып, башлык вазифасында эшләвенә 10 ел һәм 5 ай тулганлыгын җиткерде: "Әлеге чорда нәрсәләргә ирешелгән, нәрсәләргә юк - бәя бирү әлмәтлеләр хокукында. Мин һәм минем командам тормышны уңайлы итү өчен тырыш хезмәт куйды. Дәүләт Думасы депутаты буларак мин сезнең белән республиканы һәм Әлмәт районын үстерү буенча эшчәнлегемне дәвам итәчәкмен". Ришат Фазлытдинович һәрвакыт ярдәм итеп торулары өчен Р.Миңнехановка һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Тәхаветдиновка, кулга-кул тотынып хезмәт куйган өчен предприятие җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, депутатларга рәхмәтен белдерде, Мәҗит Салиховның башлаган эшләрне дәвам итәчәгенә ышанычын күрсәтте. Шунысын ассызыкларга кирәк, Әлмәт муниципаль районы башлыгын сайлау гамәлдәге регламентлар нигезендә март аенда узачак.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров