Әлмәт таңнары

Капчыкларда – үлем куркынычы

Россия ФСКНы ТР буенча идарәсенең Әлмәт районара бүлеге 2011 елгы эш йомгаклары буенча республиканың районара бүлекләре арасында беренче урынга чыкты.

Наркоконтроль хезмәткәрләре ел дәвамында җинаятьчел төркемнәрне тоткарлау буенча берничә уңышлы гына операция үткәрделәр. Мәк саламы таратылуга каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирелде.
Әлмәт наркоконтроль хезмәткәрләренең озакка сузылган, шактый хезмәт таләп иткән операция үткәрүләре нәтиҗәсендә биш тонна мәк саламы законсыз әйләнештән алынды. Операциянең йомгаклау этабы барышында февраль башларында алар Мәскәү өлкәсендә, Россия ФСКНыннан коллегалары белән берлектә, Татарстанда сату өчен билгеләнгән наркотикның эре партиясен тоткарладылар. Шулай ук җинаятьчеләрнең мәк саламын мәк орлыклары белән катнаштырып, капчыкларга тутыра торган складлары да юк ителде.
Россия ФСКНы ТР буенча идарәсенең Әлмәт районара бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Айрат Шакировның сүзләренә караганда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыдагы оешкан җинаятьчел төркемнәрнең эзенә төшү өчен наркоконтроль шымчыларына бер елдан артык вакыт кирәк булды.
Ризык әзерләгәндә кулланыла торган мәк итеп маскировкаланган мәк саламы героин белән килеп туган дефицитны каплау йөзеннән барлыкка килгән һәм Әлмәтнең притон тотучыларында һаман саен зуррак популярлык казана барган. Айрат Шакиров әйтүенчә, наркотик кулланучыларның 90 проценты ацетиллаштырылган опийда - тиңдәше «дезоморфин» кебек үк арзан һәм шундый ук агулы наркотикта «утырган».
Тикшерүләр чылбыры Әлмәтнең азык-төлек базарыннан башланып китә. Күрмәгән-белмәгән кеше өчен әлеге наркотик катнашмасы кулинариядә кулланыла торган өстәмә булып тоела, ә менә аңлаучылар өчен мәк саламы һәм орлыклар белән катнаштырылган тартмачыклардан торган «чүп» кыйммәт йөри. Наркотик кулланучылар әлеге катнашмадан ацетиллаштырылган опий һәм мәк саламы экстракты ясыйлар.
Әлмәт наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан 2008-2009 елларда ук язылган күрсәтмәләр мәк «коммерсантларын» акылга килергә мәҗбүр итә. Законлы төстә эш итүче индивидуаль эшмәкәрләр криминаль катнашманы сатудан баш тарттылар. Ләкин барысы да түгел. Наркотик сату гадәти эшкә әйләнгән аеруча актив эшкуарлар җинаятьчел төркемнәргә берләшеп, астан эш итә башладылар.
2010 ел азагында оператив наркоконтроль хезмәткәрләре Әлмәттә ризык әзерләгәндә кулланыла торган мәк итеп маскировкаланган мәк саламы поставкалау һәм сатуга специальләшкән оешкан җинаятьчел төркемнең берьюлы өч әгъзасын тоткарладылар. Аларга карата алты җинаять эше кузгатылды һәм июнь аенда алар бер эш итеп берләштерелде. Законсыз әйләнештән алынган наркотик 170 килограмм тәшкил итте. Товар күпләп Яр Чаллыдан сатып алына һәм Әлмәт наркодилерлары челтәре аша ваклап сатуга китә торган булган. Хәзер хөкем ителүчеләр үз җинаятьләре өчен озак срокка ирекләреннән мәхрүм ителделәр.
Бер үк вакытта икенче, тагын да зуррак күләмле наркочелтәрне ачыклау буенча тынгысыз эш алып барылды. Җинаятьчел төркем әгъзаларының криминаль эшчәнлеген документлаштыру өчен оператив хезмәткәрләр күп тапкырлар контроль сатып алу үткәрергә мәҗбүр булдылар. Нәтиҗәдә Әлмәттә оештыручылары белән берлектә алты актив әгъза тоткарланды, алардан 310 килограмм наркотик тартып алынды. Алар да үз «товарларын» Яр Чаллыдан сатып ала торган булганнар.
Аннары оперативниклар Яр Чаллыда яшәүче өч кешенең эзенә төштеләр. Ачыкланганча, әлеге җинаятьчел төркем Татарстанның көньяк-көнчыгышын гына түгел, күрше Башкортстанны да мәк саламы белән тәэмин итеп яткан. Декабрь аенда тәҗрибәле сәүдәгәрләрне тоткарларга җай чыга. Колач җәеп эшләүче эшкуарлар эре партия наркотик алалар һәм аны Әлмәттәге һәм Башкортстандагы даими клиентлары аша сатуга керешәләр. Чаллы төркеме җәмгысе 1,6 тоннадан артык мәк саламы (ризык әзерләгәндә кулланыла торган мәк итеп маскировкаланган) сатарга планлаштырган була. Наркоконтроль хезмәткәрләренең уяулыгы нәтиҗәсендә наркотик катнашмасы тутырылган 82 капчыкның берсе дә законсыз әйләнешкә эләкми. Партиянең иң зур өлешен - авырлыгы 1 тонна булган 57 капчыкны Яр Чаллыда төркемне оештыручының гаражыннан табып алалар. Аның 27 яшьлек иптәшеннән 200 кг наркотик катнашма тартып алына. 300 килограммы Башкортстанга илтү юлында Актюбинск тирәсендә тоткарлана. 120 килограммы Әлмәттә 60 яшьлек бер хатын-кыздан табып алына.
Тиздән шунысы ачыклана: ризык әзерләгәндә кулланыла торган мәк итеп маскировкаланган наркотикның гаять зур агымы Россия үзәгеннән - Мәскәү өлкәсеннән килә икән. Гыйнварның соңгы көнендә Татарстанга 4 млн. сумлык ике тонна йөк килергә тиеш булганлыгы да мәгълүм була. Әлмәт районара бүлеге хезмәткәрләре Мәскәүгә барып, Россия ФСКНыннан коллегалары белән берлектә 80 кәгазь капчыкка тутырылган ике тоннадан артык йөкне һәм аны поставкалаучыларны тоткарлыйлар.
Шул ук көнне оперативниклар Одинцово районына, криминаль товар саклана дип фаразланган җиргә юл тоталар. Наркотикны төбәкләргә тарату өчен бүлеп тутыра торган урын ангар боксында идән астындагы складта булып чыга. Биредә наркоконтроль хезмәткәрләре 1,2 тонна наркотик табып алалар. Боксның җир өстендәге өлешендә 25 килограммлы каплар өемнәре, мәк орлыкларын салам белән бутау өчен гаять зур чуен ванна, зур үлчәү, капларны тегү өчен машинка һәм упаковкалау материалы өемнәре табыла. Капчык эчендәге әйбернең яртысыннан артыгын көчле концентрациядәге мәк саламы чүбе тәшкил итә. Балашихадагы поставкалаучыларның берсе хәзер сак астында, аңа бер төркемгә берләшкән кешеләр тарафыннан аеруча зур күләмдә наркотикларның законсыз әйләнеше өчен гаеп тагылачак.
Татарстанга Мәскәү өлкәсеннән килүче наркоканалны бетерү буенча киң күләмле операция йомгаклары буенча 5 тонна наркотик матдә табып алынды, 15 кеше тоткарланды, шактый гына җинаять эшләре ачылып, алар хәзер бер эш итеп берләштерелде. Алда эшне Җинаять кодексының 210 нчы маддәсенә туры китереп бәяләү («Җинаятьчел берләшмә оештыру») күздә тотыла. Хәзерге вакытта тикшерү бара, наркоканалны оештыруга катнашы булган калган кешеләрне ачыклау буенча оператив-тикшерү эшләре алып барыла.
Белешмә: Мәк саламыннан ясала торган ацетиллаштырылган опий, төрдәше - кустарь рәвештә әзерләнә торган дезоморфин наркотигы кебек үк, «пычрак» наркотиклар рәтенә керә. Ул организмны шуның кадәр пычрата ки, хәтта капельница ярдәмендә чистарту процедурасы да ярдәм итми. Ә энәдән арына алганнарның бик азы гына дүрт-биш ел яши. Даими кулланучы наркоманнар тиз арада «сафтан чыга»: матдәне ярты еллап кулланганнан соң бавырлары эшләми башларга мөмкин, нерв һәм иммун системаларына, психикаларына нык зыян килә. Ацетиллаштырылган опийга ияләнү өчен ике инъекция дә җитә.

Россия ФСКНының Тр буенча идарәсе Әлмәт районара бүлеге мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров