Әлмәт таңнары

Кама-Исмәгыйльнең яңа таңнары

Кама-Исмәгыйль эчендәге юллар - 13 киломердан артык. Шуларның күпчелек өлешенә асфальт салынган. Авылда 730 кеше яши. Авыл җирлегендә 4 еллык мәктәп, "Карлыгач" балалар бакчасы, Мәдәният йорты, китапханә, фельдшерлык-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, ике кибет, пекарня эшләп килә, мәчете бар. "Бездә проблемалар юк!" Кама-Исмәгыйльгә барыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтовка шалтыратам....

Кама-Исмәгыйль эчендәге юллар - 13 киломердан артык. Шуларның күпчелек өлешенә асфальт салынган. Авылда 730 кеше яши. Авыл җирлегендә 4 еллык мәктәп, "Карлыгач" балалар бакчасы, Мәдәният йорты, китапханә, фельдшерлык-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, ике кибет, пекарня эшләп килә, мәчете бар.

"Бездә проблемалар юк!"

Кама-Исмәгыйльгә барыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтовка шалтыратам. Максатым - очрашуның асылын аңлату, алдан ук сөйләшәсе темаларны тәгаенләп, кызыклы кешеләр хакында белешү.

Гадәттә, "Ничек яшисең, авыл?" рубрикасында теге яки бу хәл ителәсе сорауларны кузгатабыз. Бу хакта әйткәч тә авыл башлыгы кырт кисте:

- Бездә проблемалар юк! Килегез, үзегез инанырсыз.

Очрашу вакыты җиткәч тә юлда уйланып барам. Ничек инде авыл булып авыл булсын да, проблемалар булмасын. Әле бит күптән түгел генә авыл халкы су юклыктан зарлана иде, чисталык та бераз аксый иде биредә... Кызык, бик кызык бу!

Татар тотып карамый ышанмый

Кама-Исмәгыйльдә элек күп тапкырлар булырга туры килгән иде, ә менә соңгы 3-4 елда юлларым бу авылны никтер урап узды. Шулай да, кайда нинди бина урнашканы, кая нинди хәл ителәсе мәсьәлә барлыгы хәтердә. Килә-керешкә үк авылның алтактасына күз төшерәм - дөрестән дә, ерактан ук яңартылганы күренеп, "көлеп" тора. Әле күптән түгел генә салынган булса кирәк, юллары да ару гына, капкалар яңа, өй каршында чисталык хөкем сөрә. Гадәттәгечә, авыл халкы кош-кортны мулдан асрый - авыл Советы бинасына барганда берничә каз көтүе очрады. Ә менә мине көтеп торган адрес буенча урнашкан бинаны һич танырлык түгел - кайчандыр биредә ташландык кибет иде, хәзер исә аның урынында авыл Советы бинасы салып куйганнар! Алгарак китеп шуны да әйтәм, авыл башлыгы белән урамнарны бергәләп ураганда, елга буйларында "күз күрке" булып торган чүп өемнәре юкка чыкканына, төзекләндерелгән мәктәп, балалар бакчасы, пекарня, Мәдәният йортына, фельдшерлык-акушерлык пунктына игътибар итеп шаккаттым. Менә, ичмасам, булдырганнар!

Эчәргә су, ашарга икмәк булсын

Керә-керешкә үк авыл җирлеге башлыгына сорауларны яудырам: кай арада, кем ярдәме белән, нинди акчага? Әле кайчан гына иң проблемалы авылларның берсе иде, ничек шулай хәл ителде ул сораулар?

Мыек астыннан хәйләкәр елмаеп кына, өч ел элек Бишмунча авыл җирлегеннән Кама-Исмәгыйльгә күчерелгән Рауль Дәүләтов сөйли дә башлады.

- Килгәч тә, авыл халкының беренче мөрәҗәгате су проблемасын хәл итү булды. Беренче эш итеп суны график буенча әле бер, әле икенче урамга бирә башладык, аннары ике суэтем башнясын чистартып, рәткә китердек, чишмәләрне төзекләндердек. Соңрак инде башка эшләргә дә юл ачыла башлады. Кайчандыр иң алдынгылар рәтендә булса да, еллар узган саен ташландык хәлгә килгән пекарня эшли башлады. Ә халыкка эчәренә су, ашарына ризык булса, тагын ни кирәк?

Ничек кенә кирәк әле! Гомер буена саз ерып йөреп үскән ничәмә-ничә буынга таш юллар да, баш авыртканда кан басымын үлчәтергә яки салкын тидергәндә дару алырга медицина объекты да, кибетләр дә, мәктәбе-бакчасы да, клубы да, мәчете дә кирәк. Шөкер, боларның барысы да бар биредә. Депутатлар корпусы, район җитәкчелеге, "Татнефть" ААҖнең матди ярдәме белән мәсьәләләр дә хәл ителеп бара. Бүген барлык юлларны асфальтлы бер боҗрага тоташтыру өчен, тыкрыкларны исәпкә алганда, 4 километр гына җитми. Ә бу инде авыл халкы өчен зур эш. Соңгы 3 ел эчендә авыл үсешенә 24 миллион сум күләмендә акча салынган! Моннан тыш авылда кирәкле белгечләр булдыру өчен өстәмә хезмәт хакы түләүгә дә җай табучы иганәчеләр табылган.

Чисталык - үзебездән һәм үзебез өчен

Соңгы елларда социаль объектларның яңартылуы, юллар төзелеше белән беррәттән авылның күзгә күренеп чистаруы да күзәтелә. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы болай ди:

- Чисталык мәсьәләсе үз көчебез белән дә хәл ителә. Мәсәлән, зур габаритлы көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклау карьерына трактор белән җыеп илтәбез. Һәрбер урамда староста сайладык, алар халык белән турыдан-туры эш алып бара. Күптән түгел генә һәрбер урамга үлән чабу өчен электр чалгылары алдык, димәк, бу эш тә алар җилкәсенә төшә. Монардан тыш, киләсе елдан яз көне иң чиста ишегалды бәйгесен уздырып, бәйрәмгә нәтиҗә ясарга җыенып торабыз. 1 нче урынга 5 мең, 2 нче урын өчен 3 мең, 3 нче урын алучыга 2 мең сум вәгъдә иттек. Тагын бишәр йөз сумлык ун кызыксындыру премиясе дә каралган. Ә менә безнең сүзгә колак салмаучыларны 500 сумлык штраф белән «бүләкләргә» ниятләп торабыз.

Шулай ук 2014 елдан башлап авыл үсешенә зур өлеш керткәннәргә "Авылның мактаулы гражданины" исемен бирергә исәп.

Изгелек җирдә ятмый

Корбан бәйрәме, Ураза гаете уңаеннан мохтаҗларга ярдәм итү, ятимнәргә, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә кайгыртучанлык күрсәтү биредә гадәти эшкә әверелеп бара. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы зур горурлык белән сөйләде. Күп кенә изге эшләрнең хуҗасы, авылдаш депутат үзе дә килеп керде.

- Изгелек җирдә ятмый, анысы хак, шулай да кешеләр өченме, үземнең күңел ризалыгы өченме - монысын тәгаен генә әйтеп бирә алмыйм. Халык, халык дип сөйләргә яратсак та, без дә бит шуның бер өлеше. Туган авылыңа кайтып кергәндә чиста урамнар, якты йөзләр каршы алса да рәхәт бит. Элек-электән берәү: "Кәшер город булыр, Камы юк булыр", - дип әйткән булган. Күршеләр арасында сынатасы килми бит.

Рәдифә Ногманова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим