Әлмәт таңнары

Кадерле укучылар һәм укытучылар, студентлар! Хөрмәтле ата-аналар!

Сезне Белем бәйрәме һәм яңа уку елы белән ихлас котлыйбыз!

Беренче сентябрь - гүзәл бәйрәм! Аңа битараф булган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен! Әлмәтнең меңләгән беренче сыйныф укучысы һәм беренче курс студенты өчен бу көнне тәүге кыңгырау чыңлаячак, алар өчен кызыклы очрашулар һәм гаҗәеп ачышлар тулы яңа тормыш этабы башлана. Чыгарылыш сыйныфлары исә һөнәр сайлауда билгеләүче елга аяк баса. Укучыларын белем йорты бусагасында каршылаучы педагоглар өчен дә бу тантаналы һәм дулкынландыргыч көн.

Борынгыларның "Уку - белем болагы, белем - гомер чырагы" дигән зирәк фикере бүген дә актуаль, белем - уңышлы карьера һәм уңайлы тормыш өчен нигез. Технологияләр үзләштерү дәрәҗәсе, фәнгә нигезләнгән тармакларның үсеше, инновацион алымнар - өзлексез белем эстәү һәм һөнәри тәҗрибәне камилләштерүне таләп итә.

Нефтьчеләр, төзүчеләр, завод хезмәткәрләре тырышлыгы һәм педагоглар бергәлегенең актив позициясе бәрабәренә Әлмәт муниципаль районында сыйфатлы белем бирү өчен шартлар тудырылган: уку процессында заманча технологияләр һәм инновацион проектлар кулланыла, мәгариф учреждениеләренең матди базасы ныгый, укытучыларның яшәеш дәрәҗәсе дә елдан-ел яхшыра.

Бәйрәм көнендә яшь буынга гыйлем дөньясына мавыктыргыч сәяхәт, укытучыларга, педагогларга һәм тәрбиячеләргә оптимизм һәм сәламәтлек, ата-аналарга зирәклек һәм түземлелек телибез. Бу уку елы һәммәгез өчен дә яңа үрләргә башлангыч нокта булсын! Белем көне белән!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 января 2018 в 10:45
    Грипп йоктырудан саклан! Американың Мэриленд университеты галимнәре грипп кебек авруларның сулыш алудан да йогуын исбатлаган. Моңа кадәр ул һава-тамчы юлы белән йога дип фаразлана иде.
    15
    0
    0
  • 24 января 2018 в 10:03
    Элвин Грей фанатлары җырчыдан нигә баш тарта? Популяр җырчы Элвин Грейның фанатлары кимергә мөмкин. Сәбәбе- җырчының тату ясатуы. Баксаң, Радик Юльякшин тату ясау хакында күптәннән хыялланган булган икән. Тик тату ясый торган яхшы останы моңа кадәр очратмау сәбәпле, хыялын тормышка ашыра алмый йөргән. Һәм менә, ниһаять, Тайландта җырчы теләгенә ирешкән!
    21
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:49
    Әлмәт янында куркыныч табылдык Әлмәт районы территориясендә куркыныч табылдыкка тап булдылар.
    58
    0
    0
  • 24 января 2018 в 08:57
    Әлмәт балалары изге гамәл кылды [+ФОТОЛАР] 3 нче китапханә-филиал хезмәткәрләре "Шәмсенур" паркында акция үткәрде.
    30
    0
    0
  • 24 января 2018 в 08:34
    Россиянең һәр өченче кешесе генә балаларына ышанмый.Ни сәбәпле? Мондый нәтиҗәгә Дәүләт финанс тикшеренүләре агентлыгында килгәнннәр. Былтыр гына әле илнең 34% гражданы балаларына ышаныч белән караган булган.
    37
    0
    0
  • 23 января 2018 в 16:18
    Әлмәт ветераны альпинизм буенча ярышта I урын алды Якташыбыз альпинизм буенча Татарстанның ачык кубогында I урынны яулады.
    50
    0
    0
  • 23 января 2018 в 16:02
    Әлмәттә үзенчәлекле бәйге узды [+ФОТОЛАР] Юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатын күздә тотып Әлмәттә Кыш Бабай призларына эстафета оештырылды.
    34
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:35
    Әлмәтнең яшь мөгаллимәләре ярыша «Ел тәрбиячесе – 2018» шәһәр бәйгесе кысаларында быел беренче тапкыр яшь мөгаллимнәр арасында «Педагогик дебют – 2018» бәйгесе булып узды.
    79
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:08
    Әлмәтнең яшь гаиләсендә икеләтә шатлык Гаиләдә беренче булып туган балага бирелүче пособиене алуга документлар тапшырган тәүге Әлмәт гаиләсе шушы көннәрдә дәүләт ярдәменнән файдаланды.
    80
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:05
    Өмет өзелде: Төркиядә Гөлсем ханым табып алып тәрбияләгән Россия егете Өмет вафат Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
    165
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:19
    Биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән Малай хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә.
    90
    0
    0
  • 23 января 2018 в 13:56
    ВУЗ-2018: УКЫРГА КЕРҮНЕҢ ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘРЕ Арбаны кыштан ук әзерләргә кирәк, диләр бит. Шуңа 11нче сыйныфта укучылар кайсы университетка керүләрен бүгеннән уйлап кую яклы. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бернинди үзгәрешләр булмаячак, дисә дә, алдан белешеп куюың яхшырак. 2018 елда вузларга укырга керүдә нинди яңалыклар көтелә – бүген «Ялкын» шуның турында сөйли.
    97
    0
    0
  • 23 января 2018 в 13:38
    В Татарстане мама, спасая своих детей на пожаре выкинула их из окна В Татарстане мама, спасая своих детей на пожаре выкинула их из окна НОВОСТИ 22 января 2018, 13:51Короткая ссылка Полугодовалый малыш от полученных травм при падении скончался в больнице. 30-летняя девушка из Лениногорска потеряла сына из-за паники. Пожар на улице Спортивная, 2 произошёл 21 января в полночь, когда все спали. Испуганная Валентина Р., чтоб спасти своих детей, решила действовать опрометчиво. Девушка, открыв окно по очереди сбросила со второго этажа сначала своего двухгодовалого ребёнка, а за ним и полугодовалого.
    158
    0
    0
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки