Әлмәт таңнары

Ишегалларында да бәйрәм рухы сизелә

Бәйрәм алдыннан шәһәрне тагын да матурлау, ишегалларын аллы-гөлле төсләргә күмү, йортларда яшәүчеләрне, бигрәк тә балаларны сөендерү өчен ел саен территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары арасында иң яхшы Яңа ел шәһәрчегенә бәйге уздырыла.

Быел да искәрмә булмады. 22 декабрь көнне комиссия бәйгедә катнашырга теләк белдергән ТОСМСларның бәйрәм шәһәрчеген карап, бәя биреп йөрде.
Сәяхәт 8 нче ТОСМСтан башланды. Җирле үзидарәнең баш предприятиесе "Әлмәт торба заводы" ААҖ бәйрәм чыршысын хоккей тартмачыгы янында урнаштырган. Алар аптырап калмаган, кардан әвәләгән Кыш бабай белән Кар кызын тагын да матур итү өчен фигураларны битлек куеп ясаганнар һәм ул бик матур килеп чыккан.
1 нче ТОСМС (баш предприятиесе "УК "Система-Сервис" ҖЧҖ) исә чыршыга гына түгел, хоккей тартмачыгы кырыйларына да гирляндалар аскан. Кыш бабай белән Кар кызы янәшәсендә, 2012 елның гороскоп буенча нинди буласы игътибарда тотылып, Аждаһа урын алган. Комиссия әгъзаларына Аждаһаны күпчелек ТОСМС территорияләрендә күрергә туры килде. Алар чынлап та шәһәрчекне бизәп тора. Ә менә 12 нче ТОСМС ("Радиоприбор" заводы) Аждаһа белән бергә быелгы ел җанварын - Куянны да ясарга онытмаган.
Ишегалды - балаларның иң яраткан урыны. Алар биредә рәхәтләнеп уйный. Күпчелек ТОСМСлар моны игътибар үзәгендә тотып, чана-чаңгы шуар өчен таучыклар ясаган. Кайберәүләр тау тагын да яхшырак, текәрәк килеп чыксын өчен аерата тырышлык күрсәткән. Мәсәлән, 7 а җирле үзидарә Советы ("АПТС" ААҖ) 20 машина кар китергән. 3 нче ТОСМСка да читтән кар ташырга туры килгән. 4 нче ТОСМС та ("Татнефтегазпереработка" идарәсе) аптырап калмаган: тауны тактадан ясаган.
Комиссия әгъзаларын Түбән Мактамада да (14 нче ТОСМС) матур итеп бизәлгән, аллы-гөлле утларын сибеп, тирә-юньне балкытып утыручы чыршы каршы алды. 9 б ТОСМСының баш предприятиесе - "Әлмәтнефть" идарәсе. Җирле үзидарә Советы нигездә шәһәр паркын карап тота. Быел да биредә искитәрлек матурлык тудырылган. Әйтергә кирәк, мондый хозурлык хәтта башкалабызда да юк.
Комиссия бәйгедә катнашырга теләк белдергән ТОСМСларның Яңа ел шәһәрчеген карап чыкканнан соң җиңүчеләрне билгеләде. Менә алар: беренче урында - 1 (баш предприятиесе "УК Система-Сервис" ҖЧҖ, җитәкчесе М.М.Җәләтов), 5 ("Таттелеком" ААҖ АЗУЭС, Р.Р.Гарифуллин), 7 а ("Әлмәт җылылык челтәрләре" ААҖ, В.Г.Юрченко), 8 ("АТЗ" ААҖ, А.М.Токарев), 9б ("Әлмәтнефть" идарәсе, М.З.Таҗиев) ТОСМСлары. Икенче урынга 6 ("Ямашнефть" идарәсе, В.В.Смы- ков), 12 ("Әлмәт "Радиоприбор" заводы" ААҖ", А.М.Михайлов), 14 нче (Түбән Мактама бистә Советы, Ә.Г.Слесарева) ТОСМСлар лаек дип табылды. Ә 3 нче урынны ("Елховнефть" идарәсе, Р.Х.Хәлимов), 4 ("Татнефтегазпереработка" идарәсе, Ф.Ә.Зәкиев), 18 ("ТатнефтьАльметьевскРемСервис", И.М.Новиков), 21 нче ("ТАТЕХ" ЯАҖ, И.Ә.Хәйруллин) ТОСМСлар бүлеште. Җиңүчеләр Нефтьчеләр мәйданында урнаштырылган Үзәк чыршыны ял көне тантаналы ачу вакытында Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә без аларга ишегалларын ямьләндергәннәре, бәйрәм рухы иңдергәннәре, уңайлыклар тудырганнары өчен шәһәрдә яшәүчеләрнең рәхмәтен җиткерәбез.
И.Апачаева.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров