Әлмәт таңнары

Исерек шофер “КАМАЗ” машинасына килеп бәрелгән

Кичә төнлә Мәскәү - Уфа юлының Питрәч районындагы өлешендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.

Audi A-6 машинасының исерек килеш руль артына утырган 40 яшьлек шоферы алда барган "КАМАЗ" машинасына килеп бәрелә. Өстәвенә шофер машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән булып чыккан. Иномарканың ике пассажиры - 23 яшьлек кыз һәм 39 яшьлек ир-ат ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк һәлак була. Шоферның эче имгәнә һәм ул РКБга озатыла, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки