Әлмәт таңнары

Иң мөһиме – теләк кирәк

Чәршәмбе көнне Әлмәт муниципаль районы иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы уздырылды. Бу юлы анда районда спорт һәм физкультура үсеше белән бәйле проблемалар тикшерелде.

Иҗтимагый совет рәисе В.Н.Аргодяев көн кадагына куелган мәсьәләнең актуаль булуын, аны утырышка кую өчен озаклап әзерләнүләрен билгеләп үтте һәм бу уңайдан төбәгебездә алып барылган эш, күзәтелгән проблемалар белән таныштыру өчен сүзне совет әгъзасы С.И.Лазаревка бирде. Сергей Иванович чыгышын соңгы елда районда спорт хәрәкәтенең үсеш алуын, сәламәтлекләрен ныгытучыларның арта баруын әйтүдән башлады. Бүген бездә 8 ДЮСШ, 11 спорт федерациясе һәм 9 спорт клубы эшли, 549 спорт корылмасы бар. С.И.Лазарев районга җиңел атлетика сукмагы һәм уеннар өчен спорт заллары белән универсаль спорт комплексы да кирәк, аны төзү шәһәрдә җиңел атлетика, баскетбол, бокс һәм спортның башка төрләрен үстерүгә зур этәр-геч булыр иде дип белдерде. Чыгышта чаңгы спортының да аяныч хәлдә булуы искәртелде. Моның сәбәбе итеп чаңгычыларның яхшы базасы юклыгы китерелде. "Снежинка" комплексы, ниһаять, 2013 елга кадәр ТРда спорт объектларын ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү программасына кертелгән. Димәк, киләчәктә әле Ольга Данилованың дәвамчылары булачагына ышаныч бар. Сергей Иванович шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр спорт белән массакүләм шөгыльләнсен өчен тору урыны буенча да спорт мәйданчыклары булдырырга кирәк дигән фикердә торуларын бәян итте. Соңгы елда нефтьчеләр һәм ТОСМСлар ярдәме белән яңа хоккей комплекслары урнаштырылды, аларга универсаль өслек ясау бара. 2010-2011 елларда гына да районда барлыгы 15 миллион сумнан артыклык бәядә 5 хоккей тартмачыгы һәм 3 өслек ясалган. Чыгышта кайбер ТОСМС биләмәләрендәге спорт мәйданчыкларының заманча ихтыяҗларга җавап бирмәве дә ассызыкланды. Районда спорт-сә- ламәтләндерү эше республика, җирле бюджет хисабына финанслана, шулай ук бюджеттан тыш средстволар да җәлеп ителә.
"Ел саен район бюджетыннан 9 муниципаль учреҗдениене тотуга финанс тәэмин ителеше 10 процентка артып тора, әмма коммуналь хезмәтләр дә үсә. Шуңа күрә спорт-масса чараларын оештыруга һәм спортчыларның ярышларда катнашуы өчен бүленә торган акчалар менә биш ел инде элеккеге дәрәҗәдә кала", - диде чыгыш ясаучы. Ул форсаттан файдаланып, физкультура һәм спорт идарәсенә финанс ярдәме күрсәткән предприятиеләргә рәхмәтен җиткерде. Узган ел спорт чаралары оештыруга һәм спортчыларыбызны төрле ярышларга җибәрүгә бюджеттан тыш чыганаклардан 3372 мең сум акча алынган.
Укучыларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларның физик әзерлеген яхшырту - мәктәп алдында торган төп бурычларның берсе. Бүген I сәламәтлек төркеменә 64,8 процент укучы карый. 31,6 процент II, 3,7 процент III төркемгә керә. Уку йортлары арасында спорт ярышлары, спартакиадалар даими уздырыла. Әмма шуңа да карамастан, армиягә каралучыларның барысы да ГТО нормаларын бирә алмый. Пред-приятиеләр арасында да ел саен спартакиадалар уздыручылар бар. Сергей Иванович әйтүенчә, кайбер җитәкчеләр спорт-сәламәтләндерү эшенә зур игътибар бирә, хәтта ел дәвамында авырмаучыларга кызыксындыру чаралары карый. 2008 елдан районда җәмәгать тәрбиячеләре институты эшли. Бүген инде тору урыны буенча 18 тренер бу юнәлештә эш алып бара. Нәтиҗәдә балигъ булма-ганнар комиссиясендә исәптә торучы 54 үсмер төрле секцияләрдә шөгыльләнә.
Чыгышта физик мөмкинлекләре чик- ләнгәннәрнең дә спорт белән шөгыльләнүе, җиңүләр яулавы искәртелде, авылда яшәүчеләрне дә спортка җәлеп итү кирәклеге ассызыкланды. Әлегә авыл яшьләре спартакиадасында спортның 14 төре буенча 3,5 мең кеше чамасы катнаша. Тулаем алганда, спортны үз итүчеләр саны 4 меңнән дә ким. Бу районда 44 меңнән артык кеше яшәгәнлеген исәпкә алганда, бик аз - нибары 9 процент. "Мондый торыш-ның сәбәбе матди-техник базаның йомшак булу- ында, штаттагы тренер- ларның юклыгында. Бүген авылларда бердәнбер спорт корылмасы - 19 хоккей тартмачыгы, мәктәпләрдәге спорт заллары. Соңгы- ларының күпчелеге стандарт түгел һәм начар җиһазландырылган", - диде С.И.Лазарев. Ул шулай ук яңа микрорайоннар арту- ын искә алып, тору урыны буенча да спорт мәйданчыклары булдыру кирәклегенә басым ясады һәм башка проблемаларны күтәрде.
Иҗтимагый совет әгъзасы А.И.Зәйнуллин да яшьләрнең барысының да сәламәт булмавына борчылуын белдерде, кайбер сыйныф-ларда физкультура дәресенә йөрү чикләнгәнлек турындагы белешмәсе булган укучы-ларның саны 3 кә җитүен әйтте.
Физкультура, спорт, туризм буенча идарә начальнигы А.Е.Антонов шәһәрдә һәм районда спорт белән даими рәвештә 22 мең кеше шөгыльләнүен, сәла- мәтлекләрен шул рәвешчә ныгытучыларның санын 36,5 процентка җиткерү бурычы куелуын билгеләп үтте. Чыгышларда күтәрелгән кайбер сорауларга җавап биреп, ул соңгы елда спорт учреждениеләре челтәрләре артуын искәртте. Мәсәлән, ДЮСШлар гына да 4 тән 8 гә әйләнде. "Тренерлар нәтиҗә бирергә, аларга хезмәт хакы шул күрсәткечләргә карап түләнергә тиеш. Аларның ставкасын арттырсак та, шөгыльләнергә урын юк, спорт мәйданчыклары төзергә кирәк, бу шулай ук иң төп бурычларның берсе. Осталыкны камилләштерү өчен ярышларга бару, көчне сынау зарур. Ә моның өчен, әлбәттә, акча кирәк. Мисал өчен, олимпия резервы мәктәбе бюджетын коммуналь хезмәтләргә түләүләр йортып бара" - Андрей Евгеньевичның тәкъдимнәре әнә шундый.
Утырышта район баш- карма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов та катнашты. Ул әйтелгәннәргә йомгак ясап, балаларның 70 процен- тының туганда ук сәламәтлекләрендә нинди дә булса тайпылыш белән тууын билгеләп үтте. Ул теләгән кешегә физ- культура белән шөгыль- ләнергә мөмкинлек булуын бәян итте. Әлмәттә спортның 54 төре гамәлдә. "Татнефть" ААҖ ярдәме белән корылмалар яңартылып, төзелеп тора. "Ишегалларын гына карыйк. Һәркайсында диярлек нинди дә булса спорт корылмасы бар. Әмма аларда шөгыльләнүчеләр генә юк дәрәҗәсендә. Иртән яки кичен йөгерүчеләр дә аз. Халыкның карашын үзгәртергә кирәк", - диде Василий Иванович һәм утырышта файдалы сөй- ләшү булуын, әйтелгәннәр буенча чаралар күрү кирәклеген искәртте. Ахырдан карар кабул ителде.
И.Апачаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров