Әлмәт таңнары

"Хәләл" сатсаң – сертификат ал!

"Хәләл" продукция сатучы кибетләр саны бүген шәһәребездә 17 гә җиткән. Аларның барысы да законда каралган тәртиптә эшчәнлек алып бара.

2 объект ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча комитетында сертификат алу турындагы таныклыкка ия. Әлеге марка астында эшмәкәрлек эшчәнлеге җәелдерүчеләр белән уздырылган киңәшмәдә таныклык алганчыга кадәр алтакталардан "Хәләл" сүзен алып торырга кирәклеге әйтелде. Сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлеге кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшерү максатыннан объектлар буенча рейдлар үткәреп торачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров