Әлмәт таңнары

Хезмәтне сөйгәннәр йөзгә җитә

Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны За­һит Ну­ри­ев­ка 100 яшь тул­ды. Аны олы юби­лее бе­лән ра­йон җитәкчелеге һәм "Тат­бурнефть" идарәче компаниясе җәмгыяте вәкилләре дә котлады.

За­һит Вә­ли­мө­хәм­мәт улы Баш­кортс­тан­ның Илеш ра­йо­ны Ку­ян авы­лын­да дөнь­я­га ки­лә. Тор­мыш юлы ту­рын­да со­ра­ша баш­ла­гач, йөзь­я­шәр: "Кар­тай­дым, күп нәр­сә­не хә­тер­лә­мим", - дип җа­вап бир­де. Шу­лай ди­сә дә, дәһ­шәт­ле ел­лар­га ту­ры кил­гән яшь­ле­ген исе­нә тө­ше­реп, авыр яра­ла­рын, кү­ңел­сез ха­ти­рә­ләр­не куз­га­та­сы кил­ми аның. Ба­бай­ның ба­ла­ча­гы Идел-Урал буй­ла­рын­да­гы ко­точ­кыч ач­лык ел­ла­ры­на ту­ры ки­лә. Кеч­ке­нә­дән үк әни­сен югал­тып ятим ка­ла. Алар­ның бу­ы­ны ик­мәк­кә ту­е­на ал­мый, ялан­гач­лык кам­чы­лый. Озак­ла­мый кол­хоз­лаш­ты­ру баш­ла­на. Яшь За­һит яңа оеш­кан кү­мәк ху­җа­лык­ка эш­кә ур­на­ша, ә 1937 ел­да аны Кы­зыл Ар­мия саф­ла­ры­на ала­лар. 3 ел хез­мәт ит­кән­нән соң, яңа өмет­ләр бе­лән ту­ган авы­лы­на әй­лә­неп кайт­кан егет, яр­ты ел ча­ма­сы уз­гач, та­гын Ва­тан са­гы­на юл ала - ил кү­ген ка­ра афәт кап­лый, су­гыш баш­ла­на. Ки­чә­ге сол­дат­лар­га ка­бат­тан әзер­лек курс­ла­ры уз­ды­рып тор­мый­лар, ту­ры­дан-ту­ры фронт­ка җи­бә­рә­ләр. За­һит Ну­ри­ев ар­тил­ле­рия на­вод­чи­гы ва­зи­фа­сын­да 31 нче ар­мия сос­та­вын­да хез­мәт итә. 1941 ел­ның де­каб­рен­дә Ка­ли­нин (хә­зер Тверь) шә­һә­рен азат итү­дә кат­на­ша. Җи­ңү­не ул Вар­ша­ва­да кар­шы­лый.

Су­гыш бет­кән­нән соң, гим­нас­тер­ка­сын да са­лыр­га өл­гер­ми­чә, За­һит нефть чы­га­ры­ла тор­ган як­ка, Гроз­ный­га ба­рып ур­на­ша. Баш­та бал­та ос­та­сы бу­лып эш­ли, со­ңын­нан "Гу­дер­мес" нефть про­мы­се­лы­на вер­хо­вой бу­лып кү­чә. Нефть, бо­рау­лау эше­нә шун­да өй­рә­нә ул. 1952 ел­да Та­тарс­тан­га кайт­кач, "Тат­бур­нефть" трес­ты­ның 2 нче бо­рау­лау кон­то­ра­сы­на ки­лә, вер­хо­вой бу­лып эш­ли баш­лый.

Юби­ляр күп ва­кый­га­лар­ны хә­те­рен­дә яңар­та ал­са да, ел­лар үзе­не­кен ит­кән, ко­лак­ла­ры на­чар ише­тә. Шу­ңа кү­рә без аның улы Фә­нис­не күб­рәк тың­ла­дык:

- Ул ва­кыт­та Әл­мәт әле тө­зе­лә ге­нә баш­ла­ган. Әти­ләр­нең бри­га­да­сы бе­рен­че бу­лып тө­зе­лә баш­ла­ган 2 нче квар­тал­да бер­гә­ләп яшә­гән­нәр, эш­лә­гән­нәр, га­и­лә­лә­ре бе­лән ара­лаш­кан­нар. Бү­ген­ге ке­бек ча­гыш­тыр­ма­ча ях­шы шарт­лар ту­рын­да алар хы­ял­лан­ма­ган да, юл­лар әле са­лын­ма­ган, кө­зен яң­гыр­лар, кы­шын бу­ран­нар ар­ка­сын­да вах­та­дан кай­та ал­мый ял­сыз да эш­лә­гән­нәр. 7ел­лык план­ны 5 ел­да үтә­гән­нәр алар.

Ба­бай­ның өл­кән абый­сы да 95 яшь­кә ка­дәр яшә­гән. За­һит ба­бай кеч­ке­нә­дән үк хез­мәт бе­лән чы­ны­гып, авыл­да үс­кән. Го­ме­ре буе фи­зик эш баш­кар­ган. "Бер эш­лә­мә­гән эш тә кал­ма­ды ин­де", - ди юби­ляр үзе. Озак яшә­ве­нең се­ре дә хез­мәт­не сө­ю­дән­дер.

Улы Фә­нис­нең тор­мыш ип­тә­ше, За­һит ба­бай­ның ки­ле­не дә ка­е­на­та­сы­ның игъ­ти­бар­лы, яр­дәм­чел бу­лу­ын, ба­ла­лар­ны яра­ту­ын бил­ге­ләп үт­те.

1969 ел­да За­һит Ну­ри­ев ла­ек­лы ял­га чы­га, әм­ма эш­лә­вен­нән тук­та­мый, та­гын 13 ел фи­да­карь хез­мәт итә. Яз­мыш исә аны һа­ман-һа­ман авыр­лык­лар бе­лән сынап тора, го­мер ит­кән тор­мыш ип­тә­шен дә җир­ли ул.

Яз­мыш сы­нау­ла­ры­на би­реш­мә­гән йөзь­я­шәр бү­ген ур­тан­чы улы Фә­нис га­и­лә­сен­дә го­мер ки­че­рә.

Ро­за Сәх­бет­ди­но­ва

Ав­тор фо­то­сы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки