Әлмәт таңнары

Хезмәтләрен бәялик!

Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысын ачыклау буенча 27 декабрьдә чираттагы рейд уздырылды. Комиссия әгъзалары моңа кадәр аларның эшен җәен, көзен карадылар, бәя бирделәр. Һәм хәзер менә кыш көне.

Ишегалды җыештыручыларның хезмәте җиңел түгеллеген һәрберебез күреп тора: көзен тротуарларны, йорт кырыйларын пычрактан, коелган яфраклардан арындырырга туры килсә, хәзер аларга кар, бозлавык иркен суларга ирек бирми. Шулай булса да күпчелек хезмәткәрләр сынатмый, үзенә йөкләтел-гән бурычны тырышып, намус белән башкара. Бу рейд вакытында чираттагы тапкыр күренде.
И.Энграф Ленин урамындагы 114 а, 114 б, 116 нчы йорт ("10 нчы ЖЭУ" ҖЧҖ) ишегалларын җыештыра. Аның карамагындагы территория елның барлык фасылында да һәрвакыт чиста, тәртиптә булуы белән аерылып тора. Ул торак-коммуналь хуҗалык системасында 20 елдан артык эшли инде, ә ишегалды җыештыручы булып 2003 елдан бирле хезмәт куя. Әлеге авыр эштә байтактан бирле булуына да карамастан, Ирина ханым зарлан- мый. Җитәкчелек тә, йортларда яшәүчеләр дә аны мактап туя алмыйлар.
Нәкъ шушындый ук җылы сүзләрне Галия Хөснетдинова хакында да ишетергә туры килде. Ул Ленин урамындагы 135, 143 нче йортлар ("12 нче ЖЭУ" ҖЧҖ) ишегалларын җыештыра. Узган ел аның тырышлыгы белән ул карый торган ишегаллары беренче урын алган иде.
"Яшьлек" ТМШ хезмәт күрсәтүендәге Шевченко урамындагы 140 нчы йорт ишегалдын җыештыручы С.Леонтьева да вазифасын яратып, күңел биреп башкара. Җәен аның каравындагы территориядә һәрвакыт төрледән-төрле чәчәкләр үсә. Тротуарлар кешеләр эшкә кузгалганчы ук асфальт өслек күренгәнчегә кадәр чистартыла. "Яшьлек" ТМШ рәисе А.В. Лазарев Светлана ханымны йортларда яшәүчеләр- нең хөрмәт итүен, еш кына ишегалды җыештыручыны бүләкләргә тәкъдим итү турында мөрәҗәгать итү- ләрен җиткерде.
Ф.Шакирҗанова ("Надежда" ҖЧҖ, Ленин урамындагы 115 нче йорт), Л.Тукмакова да ("Темп" ҖЧҖ, Төзүчеләр проспекты, 35 нче йорт) тырыш, фидакарь хезмәткәрләр булып чыкты. Йортларда яшәүчеләр биредә шушындый алны-ялны белми торган, чисталык яратучы ханымнар эшләвенә сөенеп бетә алмыйлар.
Ишегалды җыештыручылар Н.Николаева ("Альянс плюс" ҖЧҖ, Совет урамындагы 155 нче йорт), Ю.Павлова ("Альянс плюс" ҖЧҖ, Сөләйманова урамындагы 5 нче йорт), Г.Хәсәнова ("7 нче ЖЭУ" ҖЧҖ, Герцен урамы, 90), Р.Шәехшина ("7 нче ЖЭУ" ҖЧҖ, 8 Март урамы, 17) хезмәт күрсәтүендәге участоклар да инде вакыт кичке сәгать 5 кә якынлашып килүгә дә карамастан, безне чиста килеш каршылады.
Шәһәрдә яшәүчеләрнең һәммәсе бу авыр хезмәт ияләренең тырышлыгын бәяләсен, көнкүреш калдыкларын тиешсез урыннарга ташлап аларның эшенә күләгә төшермәсен иде.
И.Апачаева.
Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров