Әлмәт таңнары

Газетамы, әллә интернетмы?

Тормышыбызга көннән-көн интернет үтеп керә бара. Һәр газета да бүген үз сайтын булдырды. Әлмәтлеләр аларның кайсысына өстенлек бирә икән.

Х.Р.Миннебаева, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча белгече:

Интернет тормышка көннән-көн үтеп керә бара дибез. Ләкин әле һәркем дә аннан файдалана алмый. Мәсәлән, авылларны гына алыйк. Өлкән яшәтәгеләр гомер-гомергә газета алдыралар. Алар Интернеттан кулланмый бит. Газетаны, бигрәк тә районныкын көтеп ала алар. Аны укып чыккач, район хәбәрләре буенча фикер алышалар. Безнең татар авылларында яшәүче әби-бабайлар, өлкәннәр, урта буын кешеләр дә "Әлмәт таңнары"н яратып укый. Газета - аларның дусты, киңәшчесе, шәһәр һәм район яңалыклары белән таныштырып баручы. Мин татар газеталары яшәргә тиеш дип уйлыйм.

Р.Г.Хәйретдинов, "Әлмәт икмәк заводы" ААҖ генераль директоры:

Мин газеталарның киләчәге бар дип ышанып әйтә алам. Һәм алар чыгуларын дәвам итәргә тиеш. Интернет һич кенә дә басма матбугатны алыштыра һәм алар белән тиңләшә дә алмый. Интернетта мәгълүматлар искиткеч күп. Шуңа күрә анда урнаштырылган язманы укыганда башкалары да игътибарны җәлеп итәргә мөмкин. Бу инде материалның мәгънәсенә,эчтәлегенә күләгә төшерә. Ә газетада син шушы ук язманы башка күңел, башка тәэсирләр белән укыйсың. Тагын бер нәрсәне онытмаска кирәк: каләм белән язылганны балта белән чаба алмыйсың. Арабызда газеталарда басылып чыккан законнарны, карарларны җыеп баручылар да бар. Үзләре яки предприятие-оешмалар турында газетада басылып чыккан мәкаләләр дә ядкарь булып саклана.

Р.Ногманова, "Луч" телекомпаниясенең "Яңалыклар" мәгълүмат службасы шеф-редакторы:

- Интернет, сүз дә юк, уңайлы. Ләкин газетаны рәхәтләнеп диванга сузылып ятып укуга ни җитә! Аны юлда да, сәяхәттә дә укырга була. Аннан соң газеталарда тикшерелгән, конкрет дәлилләр китерелә, акка кара белән язылган язмаларга күбрәк ышанам мин. Интернетта исә дөрес булмаган фактлар күп бирелә. Соңгысында бер мәгълүмат эзләп кереп, башка ссылкалар буенча әллә кайларга китәргә, нәрсә эзләгәнеңне дә онытырга мөмкин. Мин газеталар өчен! Бигрәк тә татар матбугаты яшәргә тиеш дип уйлыйм. Тел яшәсә, милләт тә яшәячәк, балалар туган телләрен хөрмәт итеп үсәчәк.

Ә.Сәфәргалиева, КГТУ студенты:

- Газета белән интернет - алар икесе ике нәрсә. Шуңа да һәркайсысының үз аудиториясе бар. Кайберәүләр, бигрәк тә өлкән буын ил-көн яңалыклары белән газета аша, ягъни кулга тотып, битләрен актара-актара укырга ярата. Яшьләр күбрәк интернетка өстенлек бирә. Аның яхшы ягы бар, тиз арада ошаган язманы укыйсың, кирәкле мәгълүмат аласың, кызыклы дип санаганнарын социаль челтәрләр аша дусларга да тарата аласың. Әмма шәхсән мин газеталар белән танышып барырга да яратам. Сугыш ветераннары булган әбием белән бабам турында басылып чыккан мәкаләләр безнең гаилә альбомында да саклана. Шушы ягы белән дә ул алыштыргысыз. Аннан соң газета-журналлар сүзләрне дөрес язарга өйрәтүдә дә зур ярдәмче дип исәплим. Интернетта бу юнәлешкә игътибар бирелми. Минем фикеремчә, бүгенге заманда газета да, интернет та кирәк.

Сораштырдылар И.АПАЧАЕВА, Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров