Әлмәт таңнары

Габдрахманлыларга Яңа ел бүләге

Районыбызның авыл җирлекләрен төзекләндерү, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, яңадан-яңа объектлар төзү дәвам итә.

Авыл кешеләре өчен уңай тормыш шартлары булдырылып кына калмыйча, өстәмә эш урыннары белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә. Сишәмбе көнне Габдрахман авылында ачылган "Юлдаш" кафесы да авыл халкы өчен генә түгел, ә торак пункт аша узучы барлык юлчыларга да чын мәгънәсендә зур бүләк булды, дип әйтергә мөмкин. Мәгълүм булганча, Әлмәт райпосына караган һәм Габдрахман авылының уртасында урнашкан әлеге кафе элек-электән үк халык арасында бик популяр иде. Биредә халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтелеп килде. Соңгы елларда бу туклану объекты бинасына капиталь ремонт ясау һәм җиһазларны яңарту зарурлыгы артты. Кызганычка каршы, Әлмәт райпосының финанс хәле авыр булу белән бәйле рәвештә проблема ачык кала бирде. Кабыргасы белән куелган әлеге җитди мәсьәләдә ярдәм сорап райпо коллективы турыдан-туры "Татнефть" ААҖ гә һәм шәхсән генераль директор Ш.Ф.Тәхаветдиновка мөрәҗәгать итәргә булды. Авыл кешеләренең ихтыяҗын һәм райпо коллективының гозерен канәгатьләндерүне күздә тотып, проблема уңай хәл ителде һәм, ниһаять, авылда заманча җиһазландырылган һәм төзекләндерелгән туклану объектына "икенче сулыш" өрелде. Нефтьчеләрнең ярдәме белән җитештерү цехлары, зал ремонтланды, яңа җиһазлар кайтартылды. Объектның подрядчысы булып "АИСК" җәмгыяте чыкты. Барлык ремонт эшләре дә алар тарафыннан сыйфатлы һәм тиз итеп башкарылды.
"Юлдаш" кафесын тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов, "Татпотребсоюз" идарәчелеге рәисе М.Г.Фәттахов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры ярдәмчесе Р.Ә.Гарипов, Әлмәт райпосы җитәкчесе Җ.М.Насретдинов, Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Ө.Ф.Усманов һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. Аларның һәрберсе габдрахманлыларны яңа төзекләндерелгән объект ачылу белән котлады, ихлас күңелдән Ш.Ф.Тәхаветдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
М.Х.Салихов Габдрахман авылының елдан-ел төзекләнә баруына басым ясап, бу өлкәдә нефтьчеләрнең һәм шәхсән Шәфәгать Фахразовичның керткән өлеше зур булуын билгеләп узды һәм озакламый авыл җирлегендә тагын ике объект - пекарня һәм заманча хезмәт күрсәтү кибете ачылачагын бәян итте.
Тантаналы чара кафеның бәйрәмчә әзерләнгән сый-нигъмәтле өстәлләре артында дәвам итте. Шуны билгеләп узарга кирәк, биредә авыл кешеләре, өлкәннәр өчен хәйрия ашы да әзерләнгән иде. Габдрахманның үзенең һәм район үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концерт барысының да күңеленә хуш килде.

Р.Исмагилова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров