Әлмәт таңнары

Фаҗигаләргә юл куймыйк

21 сентябрь көнне "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты, ТР буенча УФМС, хокук саклау органнары вәкилләре, республиканың көньяк-көнчыгыш милли диаспора җитәкчеләре катнашында "Беслан - без сине онытмыйбыз!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы булып узды.

Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Н.Владимиров билгеләгәнчә, Бесландагы кебек коточкыч вакыйгаларны республикабызда булдырмау, аларга мөмкинчелекләр тудырмау һәркемнең бурычы. Очрашуның төп максаты да шуннан гыйбарәт иде. Н.Владимиров экстремизм очракларына юл куймау буенча ТРда планлаштырылган чаралар турында тулырак мәгълүмат җиткереп, төбәкләрдә игътибарны юнәлтәсе мәсьәләләргә тукталды. "Төрле милләт халкы безнең республикада тату яши. Киләчәктә дә дуслык җепләре нык булып, җирлегебездә тынычлык хөкем сөрсен иде. Ватандашларыбыз үзләрен борчыган сорауларны район җитәкчелегенә, хокук саклау органнары вәкилләренә җиткерә алсын өчен республикада түгәрәк өстәл утырышлары оештырыла. Бу уңайдан Әлмәтне сайлавыбыз юкка гына түгел. Биредә милли-мәдәни оешмалар күп һәм алар район җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшли", - диде ул.
Утырышта 8 ай нәтиҗәләре буенча Әлмәт, Бө- гелмә, Лениногорск районнары территорияләрендәге миграцион хәл-торыш белән ТР буенча Россия УФМСның Әлмәт районындагы бүлеге начальнигы И.Гобәев таныштырды. Отчет ясау чорында шә- һәребездә миграция учетында вакытлыча килгән һәм гражданлыклары булмаган чит ил гражданнары саны 4251 не тәшкил иткән. Алда санап үтелгән өч район арасында сан ягыннан Әлмәт исемлекнең беренче рәтен били. Аеруча калабызны Үзбәкстан (1577), Таҗикстан (1040), Кыргызстан (654), ерак чит илләрдән исә Төркия (56), Германия (39), Төрекмәнстан (37) халкы үз итә икән. Аларның бирегә килү сәбәпләре күптөрле. Кем- нәрдер эш эзләп безнең якларга килеп төпләнә. Чыгыштан күренгәнчә, андыйлар саны бик зур - 2232. Икенчеләр шәхси мәсьәләләре белән юл ала (1868). Шулай ук эшлекле сәфәр, туризм, белем алу һәм башка максатларда килүчеләр дә байтак. И.Гобәев хәбәр иткәнчә, чит илләрдән килүчеләр ара- сында РФ гражданлыгы алучылар да күзәтелә. Мисал өчен, 8 ай эчендә Әлмәттә 220, Бөгелмәдә 66, Лениногорскида 44 кеше моңа ирешкән. Аларның төбәгебезне үз итүләрендә, әлбәттә, зарар юк, максатлары уңай икән - рәхим итсеннәр. Әмма чит ил гражданнары белән бәйле закон бозу очракларының еш кабатлануы гына күңелне тырный. Әлеге чор эчендә шәһәребездә 76 миграция законнарын бозу теркәлгән (Бөгелмә - 75, Лениногорск - 138). Бу мәсьәлә диаспора җитәкчеләрен дә борчый. Уты- рышта бигрәк тә шушы юнәлештәге сораулар күтәрелде, проблемалар ур- тага салып тикшерелде, хокук саклау органнары вә- килләре аларга тулы җавап бирде, чишелеш табылмаганнары беркетмәгә тер- кәлде. Шулай ук бу көнне чит ил гражданнарының биредә медицина тикшерүе узу мәсьәләсен дә күтәрделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов чит ил гражданнарына мәҗбүри медицина страхованиесе кирәклеген ас- сызыклады. ТР иммигрантлар мәшгульлеге агент- лыгы директоры М.Ходжиев Әлмәттә иммигрантлар өчен хезмәт биржасы булдыру тәкъдимен җиткерде. Аның фикеренчә, ул чит ил гражданнарын эшче куллар кирәк дип табылган оешмаларга урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк.
РФ территориясендә башка милләт вәкилләренең үз-үзләрен тотышы да җитәкчелектә борчу тудыра. Чөнки сер түгел, җинаятьләр, хокук бозуларның кайберләре нәкъ менә чит илләрдән булган кешеләр белән бәйле. Бер йортта дистәләгән кеше теркәлү, эчкечелекнең үтерү очракларына китерү мисаллары бүгенге көн өчен яңалык түгел. Димәк, контрольне тагы да көчәйтү зарур. Шуңа да утырышта диаспора җитәкчеләренә катгый бурычлар куелды.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров