Әлмәт таңнары

Эшсезлек кимегән

Мәшгульлек үзәгеннән җибәрелгән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тугыз аенда үзәккә 12106 кеше мөрәҗәгать иткән. Эшсез буларак 1774 кеше теркәлгән.

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе хәзер икътисади яктан актив халык саныннан 1,53 % тәшкил итә. 23 сентябрьгә бу сан 1,63 % иде. Эшсезләр арасында һаман да хатын-кызлар күп - 63 %, 16-29 яшьлекләр өлешенә 26 % туры килә. Ел башыннан 69 предприятиедән 509 хезмәткәрне эштән азат итәчәкләре турындагы белешмә кергән. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәгенә эш бирү- челәрдән 1091 эшчегә ихтыяҗ булуы хакында мәгълүмат бирелгән. Шуларның 79 % ы - эшче белгечлеге буенча вакансия.
Ел башыннан һөнәри уку йортларын тәмамлаган 75 кеше стажировкага, кыскарту янаган 34 хез- мәткәр һөнәри укуга җибәрелгән. Инвестиция прог- раммалары нигезендә производствоны реструктуризацияләү һәм модер- низацияләү белән шөгыльләнүче җитештерү өлкәсе оешмаларының 416 хезмәткәрен тизләтелгән укыту буенча хезмәт күрсәтүгә 3 контракт төзелгән. Һөнәри укуга 99 хезмәткәр юнәлтелгән, шуларның 89 ы "сакчыл производство" программасы буенча.
Зарарлы, авыр хезмәт шартларында эшләүче хатын-кызларны башка эшкә күчерү өчен дә тиз-ләтелгән укулар оештырыла. 25 предприятиедән 110 хатын-кызны укытуга заявка кергән. Ел башыннан 67 хатын-кыз мондый уку белән тәэмин ителгән. Балалары өч яшькә кадәрге булганчы ялда булган 160 әни шулай ук укуга җи- бәрелгән.
Эшмәкәрлек эшчәнлекләрен оештыру өчен 196 кеше бизнес-план эшләгән. Мәшгульлек үзәге са- лым инспекциясендә тер-кәлү турында документ китергән 134 кешенең исәп-хисап счетына 10054800 сум акча күчергән.
Инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы гаиләләре өчен махсус эш урыннары булдыру юнәлешен тормышка ашыру кысаларында өстәмә 31 эш урыны булдырылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров