Әлмәт таңнары

Электрон олимпиада җиңүчеләре ачыкланды

13 апрельдә мәгариф идарәсендә рус теле һәм математика буенча электрон олимпиадада җиңү яулаган укучылар тәбрикләнде.

Олимпиада "Татнефть" ААҖнең электрон корпоратив университеты тарафыннан уздырылды. Анда 1 нче гимназия, 5, 7, 11, 13, 17, 18, 24 нче мәктәпләрдә һәм Яңа Нәдер мәктәбендә белем алучы 6, 7 нче сыйныфлардан 13 укучы югары күрсәткечләргә иреште. Призлы урын алучыларга "Татнефть" ААҖ вәкилләре дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров