Әлмәт таңнары

Ел башыннан Әлмәттә 30 телефон мошеннигы теркәлгән

ТР эчке эшләр министрлыгында 2014 елның 6 аенда республикада кесә телефоннары ярдәмендә җинаять кылган 309 мошенник булуы турында сөйләделәр.

Былтыргы белән чагыштырганда мондый җинаятьләр саны 57%ка арткан. Мәсәлән, Казанда 208, Чаллыда 26, Әлмәттә 30 телефон җинаяте теркәлгән. Гадәттә аларны тоткындагы кешеләр эшли.

Ярты елда теркәлгән "телефонлы "җинаять"ләрнең 60%ын төрмәләрдә утыручылар эшләгән. Мошенникларның куллана торган схемасы гади: я берәр якын кешеңнең авариягә очравы, я лотереяга отыш чыгу, я банк карточкасының блокировкасы бетү турында шылтыраталар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки