Әлмәт таңнары

Динар яман чирне җиңгән

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә (шул исәптән Әлмәттә дә) ел саен якынча 2 мең кеше рак белән авырый. Шуларның 1200 гә якыны бу авырудан үлә...

Уйландырырлык саннар. Элек бу яман чир күзәтелмәгән: балалар сау-сәламәт туып, тупырдап үскән. Ә хәзер кая карама зәхмәтле авыру фәләннең гомерен өзгән, тулысынча савыгу өчен фәләнгә миллион сумнар кирәк дигәнне ишетеп кенә торабыз. Яман чирне куркытып сөйләсәләр дә, вакытында белеп, дәвалансаң, аны җиңәргә дә була икән. Динар шуның ачык мисалы.

Динар Шәйхетдиновта онкология авыруы ачыкланганда, аңа нибары 6 яшь була. Бүген-иртәгә яшьтәшләре белән беренче кыңгырау тавышына мәктәпкә барырга тиешле малайны шифаханәгә алып китәләр. Мең төрле анализлар, онкология бүлегендәге су буе чиратны көтеп утыру, диагнозның Мәскәүдән расланып кайтуы... болар хәзер куркыныч бер төш кебек кенә узып киткән. Динарга бүген 17 яшь, тормышның ямен күреп сау-сәламәт көе яши бирә. Рак инде артта калган.

- Ул чагында кечкенә булсам да, барсын да ачык хәтерлим. Бабай мунча кергәндә минем колак артындагы бизләремнең шешеп торганын күргән. Безгә кичекмәстән Казанга - ДРКБның онкология бүлегенә барырга куштылар, - дип Динар моннан ничә ел элек булган вакыйгаларны исенә төшерә. Аны яман шеш белән авырган дип әйтеп тә булмый. Дәваламаган очракта ул ракка кадәр барып җиткән булыр иде, билгеле. Диагнозын гади генә "Нарушение лимфоузлов" дип әйтеп була. Рак аннан куркынычрак, әлбәттә. Вакытында күреп алгач, авыруын дәвалавы да күпкә җиңелрәк бирелгән.

Динарның шешләрен башта химиотерапия белән кудыралар. Инде хәле яхшыра башлады дип сөенгәндә, бер елдан соң анализлары начарая башлый. Баксаң, бер шеше эченә, алай гына түгел бөерләренә төшеп утырган икән. Табиблар бу юлысы шешне операция белән алырга була.

- Шеш хи­мия бе­лән озак бе­тә, ки­сеп ал­гач, аның та­мыр­ла­ры нык­лап үсеп ки­тә ал­мый. Шул рә­веш­ле ул бе­тә дип аң­лат­ты­лар ми­ңа, - ди Ди­нар. - Хи­ми­я­не авыр ки­чер­дем. Ул мәш­хәр­не 15 тән ар­тык ал­ган­мын­дыр. Йо­кы­дан тор­гач, бө­тен урын-җир чәч бе­лән тул­ган бу­лыр иде. Те­лә­сә кая ко­ел­ма­сын дип, ахыр­да чәч­ләр­не үзем йол­кып тө­ше­рә баш­ла­дым. Ми­ңа хи­ми­я­нең "а­гын", ягъ­ни иң көч­се­зен ку­я­лар иде. Күп ба­ла­лар­га кы­зыл төс­тә­ге­сен бир­де­ләр. Алар­ның авы­руы мин­нән кур­кыч­рак бул­га­нын шун­нан аң­ла­дым. Ни­чә ел боль­ни­ца­да ят­кач, күп­ләр бе­лән ту­ган­ла­шып, дус­ла­шып бет­тек. Кыз­га­ныч, үлү­че­ләр дә күп иде. Рус­лан исем­ле ма­лай­ны хә­тер­лим, озак дә­ва­лан­ды ул. Әм­ма өе­нә кай­тып кит­кәч тә, үл­гән. Бер кыз бе­лән уен за­лын­да гел бер­гә уй­на­дык. Ул да баш ми­ен­дә рак бу­лып үлеп кит­те...

- Күп­ләр го­ме­рең бет­сә, үлем­нән ко­ты­лып бул­мый, дип сөй­ли­ләр. Оны­гым бе­лән 18 ай ши­фа­ха­нә­дә ят­кач, мин хә­зер баш­ка­ча уй­лыйм: та­биб­лар үлем­нән дә алып ка­ла ала­лар икән! - ди Ди­нар­ның 82 яшь­лек Әх­ләс ба­ба­сы. Оны­гы­быз­ның са­вы­гуы өчен бө­тен нә­сел бе­лән кө­рәш­тек. Шун­сыз аны җи­ңеп тә бул­мый. Эш мат­ди як­ка гы­на тү­гел, ру­хи як­ка да ба­рып то­та­ша. Әле яши ге­нә баш­ла­ган ба­лаң­ның авы­рып урын­да яту­ын кү­рү кү­ңел­не әр­не­тә. Та­биб­лар­га рәх­мәт. Ял­ны-төн­не бел­ми, күп­ме ба­ла­ның го­ме­рен сак­лап ка­ла­лар...

Шө­кер, Ди­нар­ны бү­ген ту­лы­сын­ча сау-сә­ла­мәт дип бу­ла. Бер ел элек аны ин­ва­лид­лык­тан та тө­шер­гән­нәр. Аңа ка­дәр ни­чә ел буе Ка­зан­га ба­рып ана­лиз­лар тап­шы­рып йөр­гән. Хә­зер ул тор­мыш эчен­дә кай­нап яши, эш­кә ур­на­шып йө­ри, ки­лә­чәк­тә юга­ры бе­лем­ле бу­лыр­га те­ли.

- Мин хә­зер чир­ләр ту­рын­да уй­ла­мыйм. Сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­рам. Ир­тән за­ряд­ка ясыйм. Кы­шын саф һа­ва­да йө­ге­рәм. Бе­ра­ра бокс бе­лән дә шө­гыль­лә­неп ал­дым, - ди ул. - Те­лә­гән ри­зы­гым­ны ашыйм. Әм­ма сә­ла­мәт­лек өчен зы­ян сал­ган ри­зык­лар­дан хә­зер баш тар­тыр­га ты­ры­шам. Мон­нан ике ел элек ба­ла­лы­гым бе­лән чип­сы ке­бек агу­лы ри­зык­лар­ны бер дә уй­ла­мый­ча аша­сам, хә­зер үзем­не конт­роль­дә то­там. Ми­нем ке­бек кур­кы­ныч авы­ру­га ду­чар бул­ган яшь­тәш­лә­ре­мә ба­ры бер ге­нә нәр­сә әй­тә алам - ку­рык­мас­ка! Та­биб­лар яшәү өчен кө­рә­шә, һәр­да­им алар­га кү­ре­неп то­рыр­га ки­рәк. Чи­рен яшер­гән үл­гән дип, юк­ка гы­на әйт­ми­ләр бит...

Сергей Карамаликов

Республика клиник онкология диспансерының баш табибы:

- 2013 елда Әлмәт шәһәре һәм районында 676 кешедә онкология авыруы ачыкланды. 304 кеше яман шештән үлде. Барлыгы 3 641 кеше онкология диспансерында исәптә тора. Бу шәһәр халкының һәр 53 кешесе дигән сүз. Беренче урында сөт бизләре рагы, үпкә һәм тире рагы тора. Тулаем алганда, Әлмәттән кенә түгел, безгә күрше-тирә районнардан да киләләр. Аларда да яман шеш белән авыручылар күп.

Әйе, соңгы ике-өч елда онкология белән авыручылар саны арта бара. Бу чирнең башлангыч стадиясендә ачыклануы белән аңлатыла. Һәм без моңа сөенәбез генә, чөнки күпләрне үлемнән алып калырга, дәваларга була. Яман шешнең башлангыч, ягъни 1, 2 нче стадияләрендә ачыклануы соңгы елда 6,2 % ка артты. Әгәр авыруларны вакытында белми калсак, рактан үлүчеләр артыр иде. "Сәламәтлек" проекты нигезендә, халыкны диспансерлаштыру кысаларында онкология барлыгы ачыкланса, участок табиблары аларны безгә дәвалану, тикшеренү узарга җибәрәләр. Һәр кеше үз сәламәтлеген, беренче чиратта, үзе кайгыртырта тиеш.

Сүз дә юк, рак куркыныч авыру. Без аны "Акрын эшләүче бомба" дип йөртәбез. Үзен сиздермичә генә теләсә кемне аяктан егарга мөмкин. Онкология белән авыручыларның уртача яшәү озынлыгы соңгы елларда 14, 3 % ка артты - 5 елдан алып 5,7 елга чаклы. Ауропада ел саен 1000 халыкка 500-600 үлем очрагы туры килсә, Әлмәттә ул сан кимрәк. Әлмәт - ул яшь шәһәр. Бездә халыкның уртача гомер озынлыгы да арта бара. Үлем очраклары да шуңа ким.

"Ракны булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәк?" дип бездән күпләр сорый. Дөрес тукланырга, спиртлы эчемлекләрне кулланмаска, тәмәке тартмаска, спортны яратырга - серләре гади. Экологик фактор яман шеш барлыкка килү сәбәпләренең 7-8 нче урынын гына тәшкил итә. Яман шешне вакытында күреп алсаң киләчәктә сәламәт тормыш белән яшәү мөмкинлеге бермә-бер арта. Шуңа да һәр кешегә диспансерлаштыруны вакытында үтеп, тикшеренеп торырга киңәш итәм.

Фи­лү­зә Хә­ми­дул­ли­на

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки