Әлмәт таңнары

Диңгезчеләр бәйрәм итте

Узган якшәмбе көнне илебездә Хәрби диңгез флоты көне билгеләп узылды. Бүген ВМФ гаскәрләрендә 56 Әлмәт егете хезмәт итә, шәһәрдә һәм районда якынча мең ярым хәрби хезмәттә булган диңгезче яши.

Шәһәребездәге Мәңгелек ут янына җыелган флот ветераннарын, диңгезчеләрне бу көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ветераннар Советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, "Фарватер" запастагы диңгезчеләр клубы советы әгъзалары котлады. Митинг чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров