Әлмәт таңнары

Чигү – рух чагылышы

Элек заманнарда татар халкында чигү, челтәр бәйләү бик киң таралган булган. Хатын-кызлар бала чактан ук чигәргә өйрәнгәннәр, бирнә һәм туй бүләкләрен чигеп купшылаганнар. Элек кенә түгел, бүген дә чигү популяр икән. Моңа картиналар галереясында ачылган "Чигү - минем хобби" күргәзмәсе дәлил.


Бу чара Әлмәттә беренче тапкыр оештырыла. Аңа картиналар галереясы ветераннар советы белән берлектә башлангыч биргән. Күргәзмәгә нигездә шәһәр предприятиеләренең ветераннар советы вәкилләре һәм авыл өлкәннәре чиккән 150 ләп картина һәм башка эшләнмәләр куелган. Киләчәктә аны күргәзмә-бәйге формасында оештыру турында да уйлыйлар. Бу хакта күргәзмә ачылышында катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов искәртте. Ул шулай ук үткәннәрне искә алып бу шөгыльгә мәктәпләрне дә җәлеп итү зарурилыгын ассызыклады. "Вакыт һәм осталык таләп иткән чигү - рух чагылышы. Аның белән мәшгульләр яман гадәтләрдән ерак торыр иде", - диде җитәкче.
Кул эшенең киң таралган бер төре - чигү. Аның күп гасырлык тарихы бар. Чигү процессының үсешен Азия, Ауропа, Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә, әдәби әсәрләрдә, төрле чорлардагы чигеш үрнәкләрендә күреп була. Күп гасырлар буе чигү кием-салым һәм көнкүреш әйберләрен бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булган, ди белгечләр. Күргәзмәдә дә чигелгән тастымаллар, алъяпкычлар, түбәтәйләр-калфаклар, япмалар, пәрдәләр шактый. Чигелгән картиналар исә темасы, башкару техникасы төрлелеге һәм осталык дәрәҗәсе белән аерым игътибар җәлеп итә. Пейзаж, натюрмортлар, портретлар, классик рәссамнар картиналары күчермәсе "шома" һәм "крестик" ысуллар белән чигелгәннәре, бисер һәм Swarovski асылташлары белән аралаштырып эшләнгәннәре дә бар. Картиналар галереясы хуҗабикәсе Роза Минабетдинова билгеләп үткәнчә, хәзерге көндә канва тукымада чигү модада. "Ә менә "шома чигү" - осталыкның югары ноктасы", - ди сәнгать белгече. Моңа дәлил итеп ул Казаннан Надежда Большунованың эшләрен алып кайткан. Аның картиналарындагы төсләр тәңгәллеге күләм тудырып картинаны чынбарлыкка якынайта.
Һәр сәнгать камиллеккә омтыла. Бу чигүгә дә кагыла. Башта гади схемалар буенча башланган эш осталык һәм иҗади омтылыш үсеп соңрак катлаулы өлгеләргә күчә. Күргәзмәдә "Хатын-кыз яктысы", "Француз провинциясе" кебек чигелгән картиналары белән катнашкан эшмәкәр Гөлшат Кадырова да шул юлны узган.
Картиналар галереясы яныннан үтәргә туры килсә, күргәзмәне күреп чыгу бик мәхкуль. Замандашларыбыз иҗаты белән ихлас соклану өчен җирлек бар анда.
Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров