Әлмәт таңнары

Чаллыда караклар пенсионерның 113 мең сум акчасын урлаган

64 яшьлек хатын-кызга 25 августта үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган билгесез кеше шалтыраткан.

Ир-ат аңа пенсиясен кабаттан исәпләү турында хәбәр иткән һәм аннан банк картасының реквизитларын сораган.
Пенсионер явыз ниятле бәндәгә мәгълүматны җиткергән. Берникадәр вакыттан соң хатын-кыз хисабындагы 113 мең сум акчаның салдырып алынгануын белгән. Әлеге очрак буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Явыз ниятле бәндәнең телефон номеры Тула өлкәсендә теркәлгәне ачыкланган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим