Әлмәт таңнары

Бурычларны кайтару зарур

Узган җомга көнне коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча махсус комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Анда бурычлыларга каршы алып барылган көрәшнең нәтиҗәләр бирүе билгеләп үтелде.

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәүче предприятиеләр белән дә эш алып барылуын, калабызда ТР Президенты кушуы буенча Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан идарәче компанияләр белән коммуналь хезмәтләрне поставкалаучылар арасындагы хезмәттәшлекне көйләү буенча комиссия эшләвен җиткерде. Николай Алексеевич билгеләп үткәнчә, күрелгән чаралар күпмедер күләмдә уңай нәтиҗәләргә китергән. Элек торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыем 98 процент булса, хәзер ул 124 процент тәшкил иткән. Әмма әле 100 мең сум һәм аннан да артыграк күләмдә бурычлары булганнар һаман да бар.
Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Е.Н.Ермолаев хәбәр итүенчә, 13 октябрьгә бурыч 16 процент җыелган. Узган айда ул 18 процент булган. Димәк, 2 процентка кимү күзәтелә. Халыкның тупланган бурычы 1 октябрьгә 225,49 миллион сум тәшкил итә. Кара исемлектә 635 фатир хуҗасы. Алдагы атнада 35 фатир хуҗасы 1 миллион сумнан артыклык бурычын кайтарган.
Утырышка идарәче компанияләр, торак милекчелә- ре ширкәтләре җитәкчеләре дә чакырылган иде. Н.А.Богданчиков начар җыемга ирешүчеләрдән сүлпәнлекнең сәбәбен аңлатуларын сорады. Мәсәлән, "Лачын" җәмгыятенең җыемы 14 октябрьгә 11 процент булган, шул ук вакытта 14 сентябрьдә бу сан 23 процент тәшкил иткән. Октябрь аенда күрсәткечләрен киметүчеләргә эшне активлаштырырга күрсәтелде.
- Нигә кешеләр бурычларын кайтарырга ашык- мый? Бәлки коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты түбәндер? Һәр идарәче компания бу хакта уйланырга, кешеләрнең вакытында түләргә теләмәү- ләренең сәбәпләрен ачыкларга һәм алар буенча чаралар күрергә, җыелган акчаларның ничек тотылуы буенча үтә күренмә- лелек белән тәэмин итәргә тиеш, - дип ассызыклады Николай Алексеевич.
"Әлмәт-Водоканал" ААҖгә дә тынычлап кына эшләргә җай юк. 14 октябрьгә алар тарафыннан бер меңнән артык квитанция өләшенгән. Аларга булган бурыч 74 миллион сум тәшкил итә. Шуның 103 мең сумы шәхси секторга, 4 миллион сумга якыны идарәче компанияләр һәм ТСЖларга туры килә.
"АПТС" ААҖнең җыясы акчасы 103 миллион сумнан артык. Узган атнада предприятиенең исәп-хисап счетына бурычлылардан 4 миллион сумнан артык акча кергән. Безне җылылык, кайнар су белән тәэмин итүче "АПТС"ның үз чиратында газ, су өчен башка предприятиеләргә түлисе байтак күләмдә җыелган.
Электр энергиясенә түләүдә дә бурыч 6 миллион сумнан артык. Шуның 2,5 миллион сумы шәхси секторга туры килә. Шуны искә төшереп үтәсе килә, кибеттән азык-төлек һәм башкаларны һәркем акчага сатып ала. Коммуналь хезмәтләр дә нәкъ шуның кебек - алар өчен дә вакытында түләргә кирәк.
И.Апачаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 ноября 2017 в 08:19
    20 ноябрьгә йолдызнамә (ГОРОСКОП НА 20 НОЯБРЯ) Овен Текущее положение планет как нельзя более благоприятно для Овнов, день обещает быть ровным и положительным. По крайней мере, до тех пор, пока некая неведомая сила не заставит вас поступать иррациональным образом разбазаривая собственные ресурсы направо и налево, в этом случае Овны будут более чем предрасположены, сказать или сделать нечто такое, что обязательно, оставит у них в памяти печальный и неизгладимый поступок.
    21
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 19:07
    Әлмәтлеләр тавыш бирүне дәвам итәләр Авыл җирлекләрендә референдум дәвам итә.
    37
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 18:39
    Раяз Фасыйхов: «Миңа кешеләрне кичерү авыр бирелә» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Татарстанның атказанган артисты Раяз ФАСЫЙХОВ. Эстрадада Раязның үз йөзе, үз стиле бар. Аның һәр җыры, күңелгә үтеп кереп, җанга сары май булып ята. Бер генә җыры да репертуарга «Ярар, булсын әйдә!» дип очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге очрашуыбызда да мин моңа тагын бер кат инандым һәм Раязны үзем өчен яңадан ачтым.
    42
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 18:36
    Дәүләт хезмәткәрләренә 70 яшькә кадәр эшләргә рөхсәт бирделәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы дәүләт гражданнары хезмәте турында”гы Татарстан Республикасы канунына үзгәрешләр кертү турында”гы канунны имзалады.
    37
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 18:31
    МАЙДА ПЕШКӘН ЭРЕМЧЕК БӨККӘНЕ Майда чыжылдап пешкән эремчек бөккәне
    37
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 13:12
    Башың авыртмасын дисәң... Баш үтереп сызлаганда, күзгә ак-кара күренми. Моның ничаклы авыр хәл икәнлеген үз башына төшкәннәр генә беләдер, мөгаен.
    56
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 12:58
    Халык нинди кино карый? Халыкның күбесе кинотеатрларга елына берничә генә тапкыр бара һәм күбрәк мелодрамаларга өстенлек бирә икән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы үткәргән сораштыру буенча, халыкның 22 проценты берничә елга бер генә тапкыр кинотеатрга бара. Респондентларның 33 проценты аена – берничә мәртәбә, 3 проценты атнасына берничә тапкыр кинотеатрда кино карый.
    36
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 10:17
    Ау вакытында район судьясын атып үтергәннәр Башкортстанның Мәчетле районында ау вакытында район судьясы һәлак булган.
    110
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 10:08
    ДЕВУШКУ НАЗВАЛИ ОТВРАТИТЕЛЬНОЙ НА ВЕЧЕРИНКЕ, И ОНА СБРОСИЛА 100 КИЛОГРАММОВ В ТОТ ЖЕ ВЕЧЕР Миранда Роуз сумела так остроумно ответить на слово «отвратительная» в свой адрес, что покорила десятки тысяч пользователей твиттера. Но у истории оказалась и вторая сторона: парень, который произнёс это слово, объяснил всем своим хейтерам, почему Миранда не права. И его можно понять.
    397
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:47
    Интернеттан нәрсә яный? Илдә яшәүче алты яшьтән зуррак балаларның 90 проценты интернетның ни икәнен яхшы белә.
    61
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:36
    Галимнәр балалар арасында гырылдауның куркыныч икәнлеген ачыклады Балаларның гырыладавы симерү куркынычы һәм аларның үз-үзләрен тотышындагы проблемаларга бәйле булып чыккан.
    56
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:17
    Банан пирогы 100 г ак май яки маргарин; 2 данә йомырка ; 1,5 стакан шикәр ; 2 стакан он ; 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч ; 1 чәй кашыгы ванилин ; пычак очында тоз ; 150 мл сөт ; 3-4 банан
    79
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 24:31
    Бүген безне нәрсә көтә? 19 ноябрьгә йолдызнамә (гороскоп на 19 ноября) 19 ноября 2017 года не рекомендуется вступать в споры и дискуссии. Если на сегодня полностью оградить себя от волнений, тревог и необходимости кому-либо что-то доказывать, этот день пройдёт без особых проблем и принесёт много поводов для восторга.
    161
    0
    0
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров