Әлмәт таңнары

Бозлавыкка каршы чаралар күрелә

Ноябрь аена да аяк бастык. Төнлә һава температурасы минуска кадәр төшә башлады. Синоптиклар Татарстанда карлы яңгырлар көтелүен әйтә.

Юлларны карап тота торган службалар көтелмәгән бозлавыкларга, гомумән, алда торган карлы-буранлы кышка ничек әзерләнәләр икән?
Көн кадагында булган бу мәсьәлә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында да тикшерелде. Анда юллар идарәләре җитәкчеләренең отчетлары тыңланды. Мәгълүм булганча, шәһәрнең урам-юл челтәренә "ГУАД" МУП хезмәт күрсәтә. Аның карамагына 4,5 миллион квадрат метр автоюл һәм тротуар, 23 җәяүлеләр һәм автомобильләр өчен каралган күпер тапшырылган. Предприятие директоры И.Ә.Габдуллин әйтүенчә, техниканы һәм ГУАДның үзен дә кышкы шартларда эшләүгә әзерләү план нигезендә алып барыла. Октябрь аеннан кар җыю техникасының, эшчеләрнең тәүлекара дежур тору графигы төзелгән. "Температура төшү белән һәм кар яву белән юл участогының дежур мастеры бозлавыкны һәм автомобиль йөри торган юлларда авария ситуацияләрен булдырмау өчен график нигезендә эшче бригадалар җибәрәчәк", - диде җитәкче. Газета укучылар игътибарына диспетчерлыкның тәүлекара телефонын да җиткереп үтәсе килә - 30-00-57. Кышкы чорда урамда эшләячәк 39 берәмлек техниканың 33 е алгы сызыкка куелган. Калган алтысы кышка кадәр ремонтланып бетәчәк дип ышандырды Ильвир Әнәсович. Быелга 1200 тонна ком туплау планлаштырылган, инде аның 1000 тоннасы, 250 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 10 кубометр концентрацияләнгән сыек хлорид әзерләп куелган. Шушы көннәрдә бозлавыкка каршы 180 тонна каты реагентлар кайтуы көтелә. "ГУАД" МУП тарафыннан пычрак сулар ага торган канализацияне, коллекторларны һәм торбаларны чистарту һәм ремонтлау да алып барыла. И.Ә.Габдуллин авария хәлендәге чокырларны хәзер дә ремонтлауларын, тулаем алганда, предприятиенең кышкы чорга әзер булуын билгеләп үтте.
"Татнефтедор" ҖЧҖ- нең Әлмәт УАДы баш инженеры И.Г.Галимов та бозлавыкларга каршы әзерлекнең тулы көчкә алып барылуын җиткерде. Алар тарафыннан юл билгеләре тәртипкә китерелгән, 26 октябрьгә ихтыяҗ булган 7 меңнән 5250 тонна ком, ком-тоз катнашмасы тупланган .
"Әлмәт-Автодор" ҖЧҖ 230 километр озынлыгындагы юлларга хезмәт күрсәтә. Җәмгыять начальнигы В.Н.Тиханков техникаларның барысының да комплектланып әзерлек сызыгына куелуын искәртте. Шулай ук алар тарафыннан 1650 тонна ком, 2000 тонна ком-тоз катнашмасы, кар тоту өчен 200 данә щит, 14 кисәтү билгесе, 60 тонна ягулык-майлау материалы әзерләнгән.
Районда "Татнефтедор" ҖЧҖнең Азнакай автоюллар идарәсе карамагында булган юллар да бар. Идарәнең баш инженеры И.Ә.Шакиров узган ел бульдозер белән өзеклек булуын, быел исә хәзердән үк килешүләр төзелүен хәбәр итте. Әлегә техникаларның 84 проценты кышкы чорда эшләүгә әзер. Тупланган ком-тоз катнашмасы 7 мең тонна тәшкил итә. Чыгышлардан күренгәнчә, предприятиеләрнең барысы да кышка әзер.
И.Апачаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров