Әлмәт таңнары

Бүген Казанда күренекле дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов белән хушлаштылар

Кичә иртән үз йорты янында үтерелгән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов белән бүген Апанай мәчете ишегалдындагы мәйданда хушлаштылар.

Анда ТР Президентының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, депутатлар, Иран Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбсары, Мәскәү һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Вәлиулла хәзрәт белән озак еллар эшләгән Госман хәзрәт Исхакый, РФ төбәкләреннән дин әһелләре, мөхтәсибләр, Апанай мәчете мәхәлләсе халкы катнашты. Кайгы мәрәсимен Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, мәрәсимгә җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, бу дөньяның вакытлы гына икәнлеген, кешене һәр адымда үлем сагалап торуын билгеләп үтте. Пәйгамбәребез сүзләрен китереп, ул кешеләрнең үзләре теләгән кадәр күккә менәрләр, үзләре теләгән кадәр җир эченә керерләр, әмма үлемнең вакытын һәм урынын белә алмаслар, дип әйтте. Җәлил хәзрәт Вәлиулла Якуповның, дини күтәрелеш башлангач, "Иман" үзәген төзүен, китаплар чыгаруын, нинди генә мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать иткәндә булышуын белдерде.

Габдулла хәзрәт Әдһәмов белдергәнчә, Вәлиулла хәзрәтнең вафаты Диния нәзарәте өчен бик зур югалту. "Чөнки ул туксанынчы еллардан башлап безнең динебезгә бик зур хезмәт иткән кеше. Һәм дә ул чыгарган китаплар буенча Татарстанда мөселманнар бүгенге көнгә кадәр укый, дин өйрәнәдзр. Аның күп кенә шәкертләре бүгенге көндә Татарстанда, Россиянең күп төбәкләрендә хезмәт итәләр. Вәлиулла хәзрәт үзе китсә дә, аның эше дәвам итә", - диде Г.Әдһәмов, Вәлиулла хәзрәтнең диндә куйган хезмәтләренә бәя биреп бетереп булмавын ассызыклап үтеп.

"Мөхәммәдия мәдрәсәсе" ректоры Наил Яруллин Вәлиулла хәзрәтнең туксанынчы елларда күп яшьләрне берләштерүен, аның "Иман" мәркәзенең бүгенге көнгә кадәр ислам диненә хезмәт итүен билгеләп үтте. Ректор хакыйкать эзләгәндә кан коелырга тиеш түгеллеген, бу көннәрдә булып узган вакыйгаларның республикага ярый торган хәл булмавын әйтте, моннан гыйбрәт алырга чакырды. Вәлиулла хәзрәтнең вафаты татар милләтен бергә җыелып эшләргә этәрергә тиешлеген белдерде.

ТР Президентының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе җитәкчесе Марат Гатин билгеләп үткәнчә, кичә булган вакыйгалар Җөмһүриятебезне генә түгел,гомумән, дәүләтебезне, Россияне тетрәндерде. "Гасырлар буена тынычлыкта яшәгән Татарстанга да менә мондый хәлләр килде. Әлбәттә, болар уңайсыз, кәефкә ятмый торган әйберләр. Мондый тискәре вакыйгалар мөселманнарга карата гына түгел, гомумән, җәмгыятькә карата бер каршы чыгу дип аңларга кирәк. Һәрберебез беләбез: Ислам дине беркайчан да кан коюга чакырмады. Кичә җинаять кылган кешеләрне, әлбәттә, мөселман кешеләре дип атап булмый. Озын сүзнең кыскасы: бу әйбер болай гына калмый, җиныятьчеләр табылачак һәм үз җәзасын алачак. Мөхтәрәм кардәшләр, безгә, мондый вакыйгалар булмасын өчен, бердәм булырга кирәк. Соңгы вакытта мөселман өммәтен төрле хәлләр тетрәндерде. Бергә булып, бергә киңәшләшеп, бергә эшләргә кирәк", - диде Марат Гатин.

Татарстан мөфтиятенең гомуми бүлеген җитәкләүче Ильяс хәзрәт Җиһаншин булып узган хәлләрне татар халкына хас булмаган вакыйга дип атады, "безгә бик авыр", дип белдерде. "Вәлиулла хәзрәт беркайчан да үлемнән курыкмады. Мин аңа "син алдыңны, артыңны карап йөр", дип әйткәли идем. Ул "хәзрәт без тәкъдиргә иман китергән", дип, бер сүз генә җавап бирә иде", дип билгеләп үтте.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбсары, Мәскәү һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, кайгы уртаклашуын белдереп: "Татарстан гына түгел, илебездә яшәгән бөтен мөселманнарның битенә төкергән шикелле, Рамазанның беренче көннәрендә шушы вәхшиятне эшләгән кешеләргә Аллаһыдан да, бәндәләрдән дә гафу булмас", - диде. Вәлиулла хәзрәтнең мәгърифәтче булып, милләтебезгә миллионлаган китап бастырып, диннең аякка басуына зур өлешен керткән кеше икәнлеген сөйләп үтте. Аның дин юлында үзенә байлык, дәүләт өстәмәвен дә билгеләп үтте. Апанай мәчетен торгызу турында уйларның һәрвакыт күңел түрендә булуын әйтте. "Үзләрен милләтебезгә, халкыбызга, динебезгә багышлаган шушындый фидакарь кешеләрдән күркәм үрнәк алып, алар алып барган юлны киләчәктә без дәвам итәргә насыйп булсын", - диде Әлбир хәзрәт Крганов.

Иран Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян, кайгы уртаклашуын белдереп, Вәлиулла хәзрәтнең вафаты Ислам дөньясы өчен югалту булуын белдерде. Кичә үз машинасында шартлаган мөфти Илдус хәзрәт Фәизовка исәнлек теләде.

Госман хәзрәт Исхакый исә бүген журналистлар белән сәйләшкән вакытта: "Бүген изге җомга көне Татарстан гына түгел, бөтен Россия мөселманнары өчен кайгы көне. Әлеге вакыйганы сүзләр белән генә әйтеп биреп булмый. Мин шуны гына әйтә алам: моны мөселманнар эшләмәгән. Әгәр үзен этник мөселман итеп санаган кеше бу эшне эшләгән булса, ул да мөселман түгел. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. кем дә булса бер кешенең канын койды икән, ул бөтен кешелекнең канын койган кебек булыр, дип әйтте. Без Вәлиулла хәзрәт белән 13 ел дәвамында бергә эшләдек. Төрле вакытлар булды. Ул беренче назәрәт оешкан вакытта да, 1998 елда минем җитәкчелектәге нәзарәт төзелгәндә дә бу эшләрнең башында торды. Без аның белән бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә ышанып эшләдек, Вәлиулла хәзрәт һәрвакыт ярдәмен күрсәтеп килде. Ул бик эрудицияле, тәрбияле кеше иде", - дип белдерде.

Апанай мәчете янында женаза намазы укып озатылганнан соң, дин юлында шәһит киткән Вәлиулла хәзрәт Якупов Самосыроводагы Татар мөселман зиратында җирләнде.

Материал Татар-информнан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров