Әлмәт таңнары

Беренче карлыгач ышанычлы оча

Татарстанда нефть эшкәртү сәнәгатенә 20 ел элек Кичү базасында нигез салынды.

"Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең быел юбилейлар елы. Мәгълүм булганча, идарәгә нигез салынуга агымдагы елда 50 ел тула. Моннан тыш "Елховнефть"нең бер структурасы булган Елховой нефть эшкәртү идарәсе дә (НПУ) 28 майда үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Бу уңайдан "Солнечный" сәламәтләндерү лагеренда оештырылган тантанада "Татнефть" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - УРНИН начальнигы Н.Ө.Маганов, "Елховнефть" НГЧИ начальнигы Р.Х Хәлимов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары С.А.Дудкин, күпсанлы кунаклар, ветераннар, идарә хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

Башта кунаклар Кичү промбазасында урнашкан Елховой нефть эшкәртү идарәсе объектларында булды, яңа җиһазлар белән танышты. Идарәнең тарихына килгәндә, ул 1990 еллар башына барып тоташа. Белгәнебезчә, бу елларда транспортны сыйфатлы ягулык белән тәэмин итү зур проблема була. Ягулык кытлыгыннан нефть чыгару тармагы, транспортчылар гына түгел, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр дә интегә. Миллионлаган тонна нефть чыгарып та, аны эшкәртү куәте булмый республикада. "Татнефть" ААҖ бу проблеманы хәл итәргә алынып, нефть эшкәртү заводы төзергә карар кыла һәм бу эшне "Елховнефть" идарәсенә йөкли. "Елховнефть" очраклы сайланмый, чөнки ул, беренчедән, алдынгы, инициативалы, яңалыкка омтылып эшләүче идарәләрнең берсе була, икенчедән, идарә тарафыннан байтак кына башка проектлар уңышлы тормышка ашырылып килә.

Алга куелган бурычны үтәү өчен проблеманың барлык яклары да игътибарга алына: җайланмаларның оптималь технологик схемасы, мотор ягулыгына ихтыяҗ, чимал күләме, сыйфат, кирәк булган товарлыклы нефть продуктлары ассортименты һәм башкалар. Нәтиҗәдә "Елховнефть" идарәсенең Кичү базасында җитештерүчәнлеге елына 400 мең тонна булган блоклы нефть эшкәртү җайланмасы төзү турында карар кабул ителә. Чимал итеп Яңа Елховой ятмаларындагы нефть билгеләнә. Проект эшләүгә Американың "Петрофак" фирмасы җәлеп ителә. 1992 елның апрелендә блоклы нефть эшкәртү җайланмасын проектлауга, әзерләүгә һәм урнаштыруга контракт төзелә. Төзелә торган заводның директоры итеп Р.Г.Надыршин билгеләнә. "Беренче тонна продуктны 1994 ел азагында алдык, ул дизель ягулыгы продукциясе иде", - диде Рәис Гомәрович идарә елъязмасы белән таныштырып. Әлбәттә, бик зур һәм җентекле эш алып барырга туры килә. Елховой НПУы тантаналы төстә 1995 елның 25 маенда ачыла. Бу "Татнефть" компаниясе буенча да, Татарстанда да беренче нефть эшкәртү заводы була. Шулай итеп, мотор ягулыгына булган кытлыкка киртә куела. Моннан тыш төзүчеләр тарафыннан төзелеш битумына да сорау була. Әлеге проект белән юл битумы җитештерү дә карала һәм ул да яхшы бәя ала.

Менә 17 елдан артык инде Елховой НПУы республиканың автоягулык салу станцияләре челтәрен экологик яктан чиста мотор ягулыгы белән тәэмин итә. Бүген биредә Нормаль-80, Регуляр-92 бензины, җәйге һәм кышкы маркадагы дизель ягулыгы җитештерелә. Эшләнә торган барлык продукция сертификацияләнгән. Продукция сыйфаты химия-аналитика лабораториясе контролендә тотыла. Эшчәнлек чорында барлыгы 3260 мең тоннадан артык товарлыклы продукция чыгарылган, шул исәптән 1 миллион 050 мең тоннадан артыгы автомобиль бензины, 1 миллион 680 мең тоннадан артыгы дизель ягулыгы, 420 мең тонна юл битумы. Р.Г.Надыршин әйтүенчә, әгәр бу продукцияне 60 ар тонналы тимер юл цистернасына тутырып, бер линиягә тезсәң, 460 километр озынлыгындагы состав барлыкка килер иде.

Идарәдә ике төп цех исәпләнә. Нефть эшкәртү цехы 10 секциядән торган технологик җайланманы үз эченә алган. Ә товар цехына җитештерелгән продукция тутырылган резервуарлар, башка корылмалар керә. Сервис һәм ремонт службалары да үзендә генә идарәнең.

Эшчәнлек чорында җайланмаларның җитештерүчәнлеген арттыруга, чыгарыла торган продукциянең номенклатурасын киңәйтүгә һәм сыйфатны күтәрүгә йөз тотылган реконструкцияләр дә уздырылган. Мәсәлән, 2001 елда өстәмә секция, ягъни ЭЛОУ АВТ составында тотрыклыландыру блогы файдалануга кертелә. Бу җайланманың җитештерүчәнлеген 20 процентка арттырырга һәм җиһазларны коррозиядән сакларга, бензинны гидрочистартырга мөмкинлек бирә. 2004 ел азагында Регуляр-92 бензинын җитештерү секциясе куллануга тапшырыла. Узган елның июль аенда товарлыклы бензинның бензолсыз компонентын ала торган җайланма төзелеше тәмамланып кулланылышка кертелә. Ул автомобиль бензины сыйфатын 3, 4 класслы таләпләргә җиткерергә ярдәм иткән. Хәзер алынган бензинда бензол 1 процентка кадәр генә.

Кунаклар операторлар урнашкан бинаны да карады. Идарәдә автоматлаштырылган система 1994 елда кертелгән булган. Бүген система яңарыш кичерә. Өч этапка исәпләнгән модернизациянең беренчесе узган ел тормышка ашырылган. Аның нәтиҗәсендә операторлар аерым бинага күчерелгән, өч станция өстәлгән. Мәгълүматларның панельгә килүе оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Бер сүз белән әйткәндә, барлык технологик процесс тулысынча автоматлаштырылган. Тиздән икенче этапны уздыру күздә тотыла.

Тантаналы җыелышта ясаган чыгышында Елховой НПУ начальнигы Р.Г.Надыршин эшчәнлекләре белән таныштырып, бүген идарәдә 220 кеше хезмәт куюын билгеләп үтте. Заводка нигез салынганнан бирле күркәм күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр аз түгел икән ЕНПУда. Юбилей көнендә аларның исемнәрен атап үтү урынлы булыр дип уйлыйбыз. Р.Д.Миңлебаев, В.В.Верин, Н.И.Кротков, Х.Х.Нуруллин, И.А.Миңлебаев, С.П.Дундуков, Н.К.Галимов, Р.А.Фәхретдинов, Р.В.Җиһаншин, О.В.Васянин, Т.А.Еналиев, А.А.Шакиров, Р.А.Йосыпов, Р.Н.Гарифуллин, Р.Р.Мәһдиев, И.С.Хәйретдинов, А.А.Романов, О.А.Петров, Р.Т.Солтанов, С.Н.Петров һәм башкалар әнә шундыйлардан. Идарәне кадрлар әзерләү үзәге дисәң дә була. Элеккеге хезмәткәрләр арасында бүген тагын да югарырак урыннар биләүчеләр байтак. Аларның шактые "Татнефть" ААҖнең структур бүлекчәләрендә баш инженер, баш технолог, цех начальнигы һәм башка вазифаларда хезмәт куя.

Рәис Гомәрович идарәдә яшьләргә зур игътибар бирелүен дә әйтте. Эшләүчеләрнең 35 проценттан артыгы яшьләр. Идарәнең яшьләр оешмасы соңгы ике елда "Елховнефть" бүлекчәләре арасында ярышта беренче урында бара. Һөнәри осталык бәйгесендә берничә ел дәвамында беренчелекне кулларыннан ычкындырмаучы яшьләре белән дә горурлана НПУ. Спортта да сынатырга исәбе юк коллективның - аларның командасы менә биш ел инде нефть-газ чыгару идарәсендә иң көчлеләрдән санала.

Ветераннар белән дә элемтә өзелми. ЕНПУның үзенең ветераннар советы бар. Бүген идарә буенча эшләмәүче 53 пенсионер санала. Өлкәннәрнең бер генә үтенече дә игътибарсыз калмый. Төп эшчәнлектән тыш үзләренә беркетелгән чишмәләрне төзекләндерү, карап тоту белән дә шөгыльләнә идарә хезмәткәрләре.

"Татнефть" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Н.Ө.Маганов Елховой нефть эшкәртү идарәсе коллективын бәйрәмнәре белән котлап, "скважинадан заправкага кадәр" проектның нәкъ менә "Елховнефть" идарәсендә тормышка ашырылуын ассызыклады. "Сезнең завод белән нефть эшкәртүгә нигез салынды. Ялгышмадык. Чыгымнар үзен аклады", - диде ул. Чыгышта технологияләрнең уңышлы сайлануы, заводның ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә алга баруы, модернизацияләр үткәрелүе, биредә югары категорияле ягулык җитештерелүе, коллективның "Татнефть" компаниясе, республика үсешенә зур өлеш кертүе дә ассызыкланды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары С.А.Дудкин да район башлыгы исеменнән котлауларын җиткерде. Ул да ЕНПУда тәҗрибәле белгечләр, үз эшенең осталары эшләвен, аларның үз эшенә бирелгәнлеге уңышларга китерүен, теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булуларын искәртте.

"Елховнефть" идарәсе начальнигы Р.Х.Хәлимов нефть эшкәртү заводының әһәмиятен ассызыклады һәм һәркемгә алда да уңышлар теләде.

Котлаулар бүләкләр тапшыру белән үрелеп барылды. Фидакарьләргә РФ Энергетика министрлыгының, "Татнефть" ААҖнең, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының, "Елховнефть" идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды, "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең атказанган нефтьчесе" исеме бирелде. Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын, елховлылар!

И.Апачаева.

Н.Сәхәпов фотолары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров