Әлмәт таңнары

"Бәләкәч"тән чираттагы бүләк

"Бәләкәч" бәләкәчләрне кайгыртып, яңа объектлар төзеп сафка бастыруны дәвам итә.

Ямьле август аенда "Яшьлек" микрорайонында 270 урынлы "Бәләкәч" балалар бакчасы ачылган иде. 20 сентябрьдә республика программасы кысаларында тантаналы шартларда 46 нчы "Көлсылу" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе кабаттан, 14 елдан соң нәниләргә кайтарылды. Мәгълүм булганча, әлеге бинада мәгариф һәм мәктәпкәчә мәгариф идарәләре эшчәнлек җәелдерде. Объектның файдала- нуга тапшырылуын әти-әниләр дә, нәниләр дә зарыгып көтте. Якты, зәвык белән бизәлгән, җиһазландырылган балалар бакчасы, ниһаять, 1 октябрьдә балаларны кабул итә башлаячак.

- Соңгы 4 елда Әлмәттә халыкның табигый үсешенең артуы күзәтелә, ел саен 2600 гә якын сабый дөньяга килә - бик куанычлы күрсәткеч. Безнең бурыч - аларны мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү, һәммәсенә игътибар күрсәтү. "Бәләкәч" программасы әлеге максатларга ирешергә ярдәм итте. Чиратта торган 3-7 яшьлек балалар бүгеннән бакчаларда тәрбия һәм белем алачак. Кече яшьтәгеләр өчен дә киләчәктә учреждениеләр төзүне дәвам итәчәкбез, - диде әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Әбүбакиров. ТРның баш инвестиция идарәсе начальнигы урынбасары И.Насыйров нефтьчеләр башкаласының исеме җисеменә туры килүен ассызыклап, аеруча балалар өчен барлык шартларның да тудырылуына, аларның төзек, матур балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәрбияләнүенә игътибарны юнәлтте. "Көлсылу"га бер күз сирпеп алу да җитә, биредә төзүчеләрнең бар күңелләрен биреп хезмәт җәелдерүләре ярылып ята. Объектны А.Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге "Арслан" җәмгыяте төзек-ләндерде. Тантаналы чара барышында оешма хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Яңа балалар бакчасы җитәкчесе Н.Шәкүрова октябрьдә ике төркем эшли башлаячагын, аларда аеруча татар, рус, инглиз телләрен өйрәнүгә басым ясалачагын җиткерде. Киләчәктә инглиз телен тирәнтен өйрәтү буенча өстәмә төркем булдыру да планлаштырыла. Кадрлар исә биредә тупланган. Кыскасы, "Көлсылу"да бе- лемле, сәләтле нәниләр тәрбияләнәчәгенә шик юк.
"Бәләкәч" республика программасы кысаларында озакламый "Алсу" микрорайонында да 22 нче балалар бакчасы үз ишек-ләрен ачачак. Димәк, кечкенәләрне алда да искиткеч бүләк көтә.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров