Әлмәт таңнары

Бай-Күл ярларында очрашу

Бер йотым су!.. Күпме тирән мәгънә, дәрт, яшәү көче бар бу сүздә. Сусаганда судан да татлырак тагын нәрсә бар?

Чатнап тамагың кипкән чакта йотлыгып бер стакан су эчеп җибәрсәң, аның сихәте шунда ук кан тамырларың буйлап бөтен тәнеңә тарала, шунда ук хәл керә, бөтенләй икенче кеше буласың. Шул чиксез зур бәхет турында уйлаганыгыз бармы? Ә бит, егетләр, бер йотым саф, төче су планетабызда көннән-көн дефицитка әверелә бара. Җир шары эчемлек, чиста суга мохтаҗлык кичерә, җәфалана. Һичкемгә сер түгел, һәркайда, континент-ларда көннән-көн диярлек шәһәрләр, мегаполислар калкып чыга, завод-фабрикалар, шахталар, рудниклар ачыла. Барысына да, беренче чиратта, су кирәк һәм коточкыч күләмнәрдә! Машиналарга бензин җитмәсә, беразга туктап та торырлар. Ә менә сусыз яшәп булмый.

Агымдагы елның нәкъ август аенда дөньяның киң җәмәгатьчелеге - дәүләт эшлеклеләренең, галимнәрнең, танылган язучыларның, җыеп кына әйткәндә, экологларның чал Байкал, изге Байкал ярларында очрашуларына егерме биш ел тулды. 1987 елның августында, моннан чирек гасыр элек булган форум тарихка экологларның "Иркутскида очрашулары" исеме астында кереп калды.

Ни өчен чал Байкал? Геологларның төгәл исәпләвенчә, аңа хәзер 25 миллион ел. Байкал планетабызда соңгы чирек миллиард еллар эчендә булып узган хәлләрнең, вакыйгаларның тере шаһиты. Чал булмыйча соң!

Ни өчен изге Байкал? Аның кай урында текә, кай җирдә сөзәк ярларын бик борынгы заманнарда ук үзләштергән, дөнья көткән ата-бабаларыбыз тыныч-имин, бай-җитеш, мул тормышта яшәгәннәр. Рәхәтләнеп балык тотканнар, аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Байкал ничек инде изге булмасын! Аның исеме дә Бай-Күл булган.

Бу очрашу-форум, беренче чиратта, Япония экологларының инициативасы, теләге белән оештырылды. Безнең яктан кунакларны кабул итүне партия- нең Иркутск өлкә комитеты үз өстенә алды. Кунакларны кабул итү, эш тәртибе барысы да искиткеч оешкан, югары дәрәҗәдә узды.

Иркутск - Көнчыгыш Себернең икътисад һәм мәдәният өл- кәсендә иң алга киткән шәһәрләренең берсе. Ул Иркутск елгасының Ангарага кушылган җирендә, Байкал күленнән 66 чакрым көнбатыштарак урнашкан. Чал Байкал ярларына безне һәр көн тиз йөрешле катерларда, катамараннарда, ракеталарда та- шыдылар. Кичке чорларда ярларына ниндидер моңсу тынлык төшкән, тирән уйлануга калган Бай-Күл өстендә ак җилкәнле яхталарда да тирбәлдек.

Дөньяның күренекле экологлары, табигатьне һәм үзләре яшәгән әйләнә-тирәне саклаучылар ни өчен нәкъ Бай-Күл яр- ларында очрашты соң? Хикмәт менә нәрсәдә. Бай-Күлнең галәмәт зур һәм тирән казанында дөньядагы төче, татлы, тәмле, эчәргә яраклы суның биштән бер запасы тупланган. Мөселман кешесенә, җанланып, тәэсирләнеп: "Бәрәкалла! Сөбханалла!" - дип кат-кат әйтерлек шул. Бай-Күлебез менә нинди байлык хуҗасы! Кадерен белик, игелеген үзебез күрик, туганнар! Хәтердә уелып калган тагын бер санга игътибар итик: Россиядә булган төче су запасының 80 %ы шулай ук Байкалда тупланган. Үзеннән-үзе тагын сорау туа: җәмәгать, кадерен беләбезме бу күлнең?!

Байкал! Чал һәм изге Байкал! Бөек Бай-Күл! Планетабызны бизәп 25 миллион ел яшисең. Җирдә тереклекнең мәңге булуына син тере шаһит. Кем белә, бәлки синең сөзәк ярларыңа басып, сөзеп-чөмереп, назланып динозаврлар, илтизаврлар да су эчкәндер. Кем белә, уттай кызу көннәрдә, эсселеккә түзә алмыйча, гигант мамонтлар су коенырга йөргәннәрдер.

Яшә, Бай-Күл! Чирек миллиард ел яшәү синең өчен картлык түгел. Үзеңнең матурлыгың, уникаль сафлыгың белән җир йөзен бизәп, тагын миллион-миллиард еллар яшә!

А.Хәсәнов

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров