Әлмәт таңнары

Балаңа вакцина ясатмасаң – акчасыз каласың?

Илнең Саулык саклау министрлыгында балаларына вакцина ясатудан баш тарткан әти-әниләргә җәза бирергә кирәк дип исәплиләр.

Ведомство башлыгы Вероника Скворцова әйтүенчә, андый әти-әниләргә баласы чирләү сәбәпле эшкә йөрмәгән көннәре өчен азрак түләргә кирәк. Әмма моның өчен баланың нәкъ вакцина ясатмаганга күрә чирләгәнен исбатларга кирәк булачак.

"Без, дөресен әйткәндә, әти-әниләргә тәэсир итә алмыйбыз. Ләкин Социаль страховка фонды белән матди механизмнарны да үз эченә алган чаралар кертү өчен сөйләшүләр алып барабыз, - диде ул. - Әйтик, бала сезнең гаеп белән чирләп китсә, ә сез аңа вакцина ясаудан баш тарткансыз икән, бәлки, эшкә яраксызлык кәгазен башкаларга караганда икенчерәк түләргә кирәктер?"
Вероника Скворцова билгеләвенчә, "дөньяның бер иле дә Русия тикшергән кебек вакциналарның сыйфатын тикшерми". "Без аларны балаларның барсына да ясыйбыз. Шул рәвешле тоташ буынның иммунитетын үзгәртәбез", - дип аңлатма бирде министр. Һәм вакцинация белән бәйле "ниндидер кире тәэсирләр"нең бик сирәк очравын ассызыклады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки