Әлмәт таңнары

БАЛА ЮТӘЛЕН ДӘВАЛАУ КИРӘКМЕ?

Бала йөткерә башладымы, без, әниләр, ай-һай килеп баланың ютәлен дәваларга тотынабыз. Һәр балалы гаиләдә ингаляция ясау аппараты, төрле үлән җыелмалары, коры һәм юеш ютәлгә каршы препаратлар саклана. Еш кына, табиб та чакырмыйча, без баланың йөткерүен барлык белгән ысуллар, дарулар белән даваламакчыбыз. Баксаң, кайбер очракларда йөткерү гомумән дәвалау кирәкми икән.

Көзге-кышкы чор салкын тию, йөткерү-төчкерүләр чоры. Бигрәк тә балаларның чыныгып өлгермәгән иммунитеты төрле чирләрдән сакларлык хәлдә түгел. Йөткерү – ул организмнан лайлалы артык җыелмаларны чыгарырга мөмкинлек бирә торган саклагыч рефлекс кына, дип кисәтә ул.

Нинди ютәлне дәвалау кирәкми

Баланың көнгә 10-15 тапкыр йөткергәләп алуы – ул норма, дигән инану бар. Әмма, әлбәттә, санга карап кына эш йөртү дөрес түгел. Иң мөһиме ютәлнең нинди характерда булуын ачыклау.

Күп вакытта кечкенә балаларның йокыдан торганнан соң йөткергәләп алуы бер дә куркыныч күренеш түгел. Бала бик озак горизанталь хәлдә була. Нәтиҗәдә, борындагы җыелмалар тамакка төшә. Бала торгач, бу җыелмаларны йөткереп тышка чыгара.

Теш чыкканда балаларның йөткерүе шулай ук норма.  Ютәл бу очракта да, организмдагы ниндидер тайпылышлардан түгел, ә баланың төкереге күп бүленеп чыгу һәм нарасыйның аны йотып бетерә алмавыннан килә.

Әти-әни күзәтә, табиб дәвалый

Әмма ютәл авыру билгесе булганда да, аннан тизрәк котылырга омтылып, бар белгән ысулларны кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Әгәр дә баланың тән температурасы нормада, бала үзен яхшы хис итә, яхшы кәефтә икән, ютәл дарулар белән дәвалауны таләп тә итми икән. Иң мөһиме, бу очракта балага күбрәк су эчертергә кирәк.  Ютәлнең иң киң таралган сәбәбе - тын юлларының вируслы респиратор инфекциясе.  Сәер тоелса да, ОРВИны дәвалауның төп ысулы – ул күп күләмдә су эчү. Авырганда баланың тән температурасы югары күтәрелә, каны куера, ул организмдагы суны күпләп югалта. Температура югарырак булган саен сулыш та авырлаша, бу, үз чиратында, организмдагы сыекчаны тагын да күбрәк югалтуга китерә. Нәтиҗәдә, сулыш органнарында җыелган лайла, какырык та куера, кибә. 

Аннары, буыла-буыла йөткергән балага ата-ана лайланы чыгарырга ярдәм итә торган яки ютәлне баса торган препаратларны бирә, берсе булышмый дип, икенчесенә күчә. Соңыннан исә табибларга мондый сансызлыкның күңелсез нәтиҗәсе – өзлегүләр белән көрәшергә туры килә.

Гомумән алганда, ютәл – ул күпкырлы проблема. Аны үзлегеңнән дәваларга һич ярамый.  

 

Ингаляция дә зыянлы булырга мөмкин

Бүгенге көндә һәр балалы гаиләдә небулайзер бар. Ютәлне дәвалауда ингаляцияләр ясауны балалар табилары үзләре үк киңәш итә. Бала ютәлли башладымы, әниләр тизрәк шушы тылсымлы җиһазны эшкә җигә. Әмма, әйткәнебезчютәл бары тик авыру билгесе генә, чирләр исә төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә небулайзер куллануда да сак булырга кирәк.

Ингаляция аппаратларын да зур саклык белән кулланырга киңәш итә педиатр. Һич кенә дә баланы төрле үлән төнәтмәләре белән сулатырга ярамый, майлы эремәләр, минераль cу белән дә ингаляцияләр катгый тыела. Хәтта гади физраствор белән сулату да аерым чирләр  очрагында рөхсәт ителми.

Ингаляция ясаганда баланың температурасы 37,5 градустан югары булмаска тиеш, дип кисәтә белгеч. Әмма монысы да авыру төренә бәйле, билгеле. Шуңа да бу очракта да табиб белән киңәшләшеп эш итү генә хәерле.

http://http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки