Әлмәт таңнары

Аучылар ниләр аулый?

Кама аръягы районнары башлыклары, ау хуҗалыгы белгечләре Әлмәткә шул хакта фикер алышу өчен җыелды.


Язгы ау сезоны нәтиҗәләре һәм көзге-кышкы ау чоры хәстәренә багышланган семинар-киңәшмәне ТРның хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау буенча идарәсе оештырды. Анда шулай ук Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Булат Камалов, Хөкүмәт аппаратының җир катламнарыннан файдалану, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитны саклау бүлеге җитәкчесе Марат Фәсхетдинов һәм башкалар катнашты.
Кызганыч, күпләр табигатькә кулланучы мөнәсәбәтендә. Бик азлар гына булганны саклау турында уйланадыр. Драмтеатр бинасына җыелганнар әнә шул юнәлештә эшләүчеләр иде. Август аенда узган очрашуларның берсендә Татарстан Президенты да хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау белән шөгыльләнүчеләргә игътибарлы булу бурычын куйды. Семинар-киңәшмәдә ясаган чыгышында район башлыгы Мәҗит Салихов та ау хуҗалыгы алып баруның заманча стандартларын эшләү, бу тармакта районара элемтәләр урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу зарурлыгын искәртте. Бүгенге көндә Әлмәт районы территориясендә 180 мең гектардан артык мәйданда 3 аучылык хуҗалыгы бар. Эре сәнәгать үзәге саналса да, төбәк ау хайваннарына һәм кыргый кошларга бай. Елның узган 8 аенда җирлектә законсыз ау белән шөгыльләнүнең 4 очрагы ачыкланган. Мәҗит Салихов билгеләгәнчә, шуларның берсе җинаять җаваплылыгына тартырлык очрак.
Семинарда шулай ук ау ресурсларын исәпкә алу (республика территориясендә ау рөхсәт ителгән 77 төр исәпләнә!) һәм саклау, күзәтчелек чаралары, хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре тикшерелде.
Татарстан территориясендә Африка чумасы һәм котыру таралуга юл куймау турында да сүз булды. ТРның хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау буенча идарәсе җитәкчесе Дмитрий Иванов: "Күпләр Африка чумасының куркыныч булуын аңлап та бетерми. Республика территориясендә бер генә очрак теркәлсә дә, төп чума таратучы саналган кабаннарны ахыргача ауларга туры киләчәк", - дип искәртте. Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Булат Камалов белдергәнчә, 2012-2013 елларга федераль программа нигезендә кыргый фаунаны котыру афәтеннән саклап калу өчен 900 мең доза вакцина кайтарылган. Республика исә бу чаралар өчен тагын 5 миллион сум акча бүлеп биргән.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров