Әлмәт таңнары

Арбалы ат юл һәлакәтенә эләккән: зыян күрүчеләр бар

Төн арбалы атның дошманы булып чыккан.

Кичә караңгы төшкәч, Тәтеш районы юлында зур тизлек белән килүче 7 нче модельле "Жигули" машинасы атлы арбаны күрмичә, аны бәрдерткән. Нәтиҗәдә, арбада утыручы ике кеше зыян күргән һәм ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Шофер җиңел курку белән котылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки