Әлмәт таңнары

Алданмагыз!

Телефон аша мошенниклык көннән-көн үсеш ала. Аңардан саклану, беренче чиратта, кешеләрнең үзләренең игътибарлы һәм аек акыллы булуларына бәйле. Мошенниклык челтәренә һәркем эләгергә мөмкин. Бүген без Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Марат Гарипов белән социаль мошенниклыкның төрләре, көрәш алымнары һәм аны профилактикалау турында әңгәмә...

- Социаль мошенниклыкның нинди төрләре бар? Газета укучыларыбызга шулар хакында тулы мәгълүмат җиткерсәгез иде.

- Мошенниклар җиңел акча эшләү теләге белән теләсә нинди юлларга бара. Шуларның берсе - телефон аша туганнарның бәхетсезлек очрагына юлыгуын (юл-транспорт һәлакәте, корал яки наркотик саклау, кыйнау) әйтеп, ярдәм сорау. Я булмаса полиция хезмәткәренең ышанычлы тавыш белән "авыр хәлдә булышачагын" хәбәр итүе, моның өчен билгеләнгән кеше аркылы акча гына бирергә кирәклеген искәртүе - киң таралган күренешләр. Гадәттә, мәсьәләне чишү суммасы 30 мең долларга кадәр бәяләнә.

Әлеге гамәлне теләсә кем, шул исәптән төзәтү-хезмәт учреждениеләренә эләгүчеләр дә башкарырга мөмкин. Әмма алар беркайчан да үзләре генә бу юлга бармый, берничә кеше берләшеп эшләүне кулай күрәләр. Акча алу схемасы түбәндәгечә сызыла: шалтыратуны кабул иткән абонентка төгәл бер адрес атала. Билгеләнгән урынга килеп җиткәч, аңа икенче адрес буенча барырга кирәклеге әйтелә, әмма хәзер ул күзәтү астына алына. Акчаны илтеп тапшыргач, гражданинга "җинаять кылган туганы" белән күрешү урыны күрсәтелә.

- Мошенниклар бүләкләр уйнату кыяфәте астында да кешеләрдән акча тартып алалар...

- Монысы да күзәтелә. Танылган радио алып баручысы булып кәрәзле телефонга шалтыратып, абонентны зур бүләк (телефон, ноутбук, машина) отуы белән тәбрик итү һәм аны алу өчен бер минут эчендә радиостанциягә шалтыратуын со- рау - мошенникларга хас гамәл. Кешенең исем-фамилиясе, туган елы турында мәгълүмат алынганнан соң бер сәгать вакыт аралыгында билгеләнгән суммага экспресс-түләү картасы табарга кирәклек әйтелә, аны теркәү, җиңүченең шәхси номерын алу өчен янәдән радиога шалтыратуы сорала. Әгәр гражданин бер сәгатьтә акча табарга өлгерми икән, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген ачыклау өчен аны радио белән элемтәгә керергә чакыралар. Кешегә картаны үзаллы активлаштыру рөх- сәт ителми - "реклама акциясенең кагыйдәләре шундый".

- Минем телефонга кыска номерлардан СМС-мөрәҗә- гатьләр даими килә. Алар да ал- дауның бер төре саналадыр?

- Әйе һәм төрле эчтәлектә була алар. Мәсәлән, янәсе кәрәзле элемтә операторының техник ярдәм службасы хезмәткәре шалтыратып, яңа хезмәт тоташтыруны тәкъдим итеп, код әйтергә мөмкин. Әлеге саннарны җыю нәтиҗәсендә абонент үз счетыннан башка счетка акчалар күчерә. Оператор рөхсәтеннән башка тарифны алыштырган, роумингтан файдаланган өчен штраф түләргә, экспресс-түләү картасының кодын хәбәр итәргә кушу кебек, "Мобильный перевод" хезмәте аша да алдау очраклары бар.

- Алардан ничек сакланырга була соң?

- Онытмагыз, радиода лотерея уйнатылганда, беркайчан да экспресс-түләү карталарын активлаштыруны таләп итмиләр. Бәхетсезлеккә тарыган якыныгызны коткару өчен акча сорап хәбәр килсә, шалтыратучының кемлеген, үзен тасвирлавын со- рагыз, полиция хезмәткәре белән сөйләшсәгез, якыныгызның кайсы бүлектә тоткарлануы белән кызыксыныгыз. 02, 32-61-20 телефоннары аша шалтыратырга кирәк. Кабаттан сезгә шалтыраткан номерны җыеп карагыз, ул сүндерелгән икән, димәк, шикләнергә урын бар. Интернетта хәйрия акцияләре уздырылу турындагы кармакка да эләгү ихтималы бар. Мошенниклар, гадәттә, дублер сайтлар булдырып, акча күчерү өчен реквизитларны алыштырып куялар. Шуңа да кемгә дә булса хәйрия ярдәме итәргә телисез икән, күрсәтелгән адрес буенча барырга, шалтыратырга, тулы мәгълүмат алырга иренмәгез.

- Пластик карталар белән бәйле мошенниклык очраклары турында да еш ишетергә туры килә. Акчалардан коры калмас өчен нәрсә эшләмәскә киңәш итәр идегез.

- Кредит карточкаларына беркайчан да счет номерын язарга ярамый. Пин-кодларны хәтердә калдыру иң дөресе булачак, аны кая да булса язу, хәтта туганнарга әйтү дә аянычлы булырга мөмкин. Банкомат каршында пин-кодны керткәндә тирә-яктагыларга күрсәтмәү яхшырак. Акчаларны шәһәрдән читтә урнашкан банкоматлардан алу да куркыныч. Мошенниклар тарафыннан аларга махсус җайланмалар куелган очракта, ярык тагарак янында калуыгыз бар. Сәүдә нокталарында, кафе-рес-тораннарда пластик карта белән бәйле гамәлләр кешенең күз алдында башкарылырга тиеш. Йомгак ясап әйткәндә, һәр- вакыт игътибарлы булыгыз! Һәр адымны үлчәү, мәгълүматларны кат-кат тикшерү беркайчан да артык түгел.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров