Әлмәт таңнары

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да аеруча калку булып гәүдәләнә.

Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.
Хакыйкатьне бозып, тарихыбызны каралтып күрсәтүне төп максатлары итеп куючылар алдында баш иеп, тезләнеп яшәү - фашизмны авызлыклаган каһарман шагыйрь һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре - җәлилчеләр рухына хыянәт итүгә тиң булыр иде. Үзләрен безнең тарихыбыз, мәдәниятебез, телебез, динебездән өстен куярга маташучы шовинистларның юлына киртә сугылырга тиеш.
Ике ташы арасына төбәп атып, «фашизм тегермәне»нең кырык чөен кырган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре татарларга яла ягып, Себергә сөрергә әзерләнгән диктатор Сталинның да юлына киртә куеп, кулына китереп суга.
Әгәр ирек куйсаң, башны иеп, билне бөгеп йөрсәң, тезләнсәң, безгә карата булган бүгенге пычрак, яла ягуга корылган сәясәт тә, бар булганыбызны тартып алып, муеныбызга менеп атланачак. Үзләрен ариецлар - элитар милләт дип санаган фашистлар да дөнья халыкларының муенына менеп атланып, аларны үзләренә хезмәт итүче колларга әйләндерү идея-ният белән саташканнар иде. Моңа ирешү өчен, алар беренче чиратта яһүдләрне бөтенләй кырып бетерүне максат итеп куйдылар. Ни өчен дигәндә, фашистлар яһүдләрнең ариецлардан элегрәк милләт булып формалашкан халык икәнлеген яхшы белгәннәр. Бу яктан караганда, аларча, нацист-ариецлар «икенче сортлы» халыкка әйләнә. Шуңа күрә, яһүдләр Гитлерның бугазына утырган очлы сөяк була. Ахыр чиктә, шул сөяктән котылырга омтылу фашизмны дөмектерде дә инде.
Тарих кабатлана дип әйтәләр, күрәсең, шулайдыр. Узган гасырның 30-40 нчы елларында, нәкъ менә Муса Җәлил иҗаты чәчәк аткан чорда беренче бөтендөнья сугышында бер тапкыр бүленгән дөньяны яңабаштан бүлгәләү өчен кара болытлар куера башлый. Бу, бер яктан, Гитлерның 1933 елда иң кабахәт алымнар - диверсия-шантажлар, куркыту, яла ягулар оештыру, халыкка буш-авантюристик вәгъдәләр бирү юлы белән хакимиятне үз кулына йолкып алуы булса, икенче яктан, дөньяны кабат бүлүдә катнашуда үз максатларын күздә тоткан Сталинның, ил эчендә шәхес культын пропагандалап, канлы террор оештыруы, шуның белән илнең хәрби куәтен йомшартуы, балаларча беркатлылык һәм шул ук вакытта киребеткән үҗәтлеге белән ике ил арасындагы килешүгә (пактка) ышануы бу дәһшәтле кара болытны зур тизлек белән өреп кабартуга китерә.
Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Муса Җәлил фашизмның дөньякүләм мәйданда баш калкытуга әзерләнүен бик тиз аңлап-күреп ала һәм шул елларда ук, бу рәхимсез көрәшкә хәрби яктан да әзер булырга өндәп, 1933 елның февралендә «Тирга» исемле шигырен һәм 1935 елда «Джим» поэмасын иҗат итә. Әлеге уңайдан шунысын да әйтеп узарга кирәк: Җәлил моңа кадәр - 1927-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать бүлегендә укып югары белем ала, шуңа күрә, дөньяда ниләр барганын бик яхшы аңларлык дәрәҗәдә була.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил иҗаты фашизмга каршы аяусыз көрәшкә өндәү-чакыруга багышлана. Ул, 1941 елның июнь аенда язган «Соңгы көрәшкә» шигыреннән башлап, 1942 елның 26 июнь көнне, фашистлар кулына әсирлеккә эләккәнгә кадәр, ягъни бер ел эчендә, «Яулык» шигырен дә кертеп, 41 әсәр иҗат итәргә өлгерә.
Муса Җәлилнең фашизмга каршы корал һәм каләм көче белән көрәше зур фаҗига белән тәмамлана: Волхов фронтында чолганышта калып сугышканда, шагыйрь берничә тапкыр каты яралана һәм аңын югалткан хәлдә дошман кулына әсирлеккә эләгә, 791 көн буе тоткынлыкта газап чигә. Ләкин ул анда да фашистларга каршы яшерен көрәш оештыра, шунда үзенең атаклы, үлемсез «Моабит дәфтәрләре» шигырьләрен иҗат итә.
Шагыйрьнең әсирлектәге иҗаты 1942 елның июлендә язылган «Кичер, илем!» шигыре белән башлана. «Моабит дәфтәрләре»нең икенчесенә теркәлгән бу шигырь язылу вакыты һәм кичерешләре белән шагыйрьнең тоткынлыкта булуын күрсәтә. 1942 елның октябрь аеннан башлап, 1943 елның ноябрь аена кадәрге чорда ул 125 шигырь һәм поэма иҗат итә. «Ләкин кая языйм? Үзем белән бергә үләләр», - дип яза шагыйрь, ачынып. «Моабит дәфтәрләре»ндәге безгә мәгълүм булган соңгы - камерадашы, бельгияле Андре Тиммерманска багышлап язган «Яңа ел теләкләре» исемле шигыре 1944 елның 1 гыйнварында иҗат ителгән. Шуннан башлап, 1944 елның 25 августына кадәрге иҗаты безгә билгесез булып кала бирә. Итальян патриоты Рионеро Ланфредини һәм төрмә рухание
Г.Юрытко сүзләре буенча, Муса Җәлилнең тагын ике дәфтәре булган. Аның берсе Римдагы илчелек аша Мәскәүгә - Чит илләр министрлыгына тапшырыла һәм аның журналга теркәлүе мәгълүм. Аннан соң ул дәфтәр һәм андагы язулар, тикшерү өчен, контрразведка баш идарәсенең саклану халык комиссариатына тапшырыла. Шуннан соң аларның язмышы билгеле түгел. Әлеге мәгълүматлар шул хакта сөйли: патриот-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын һәм көрәш юлын өйрәнү кичәге һәм бүгенге эш кенә түгел, ә бәлки киләчәк эше дә.
Каһарман шагыйрьгә илнең берьюлы иң югары ике бүләге бирелү әсирлектә булган бик күп фронтовикларга кешечә яши башларга мөмкинлек тә тудыра.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең тиңдәшсез героик көрәшләре, аларның какшамас рухы бүген безне дә уяу булырга чакыра.

Хәнәфи БӘДИГЫЙ, җәлилче-галим, шагыйрь

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим