Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә иң көчле шахматчылар ачыкланды [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре арасында шахмат буенча ярышлар узды. 24 ноябрь көнне алар XIV «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында көч сынаштылар.

Ярышларда 10 дәвалау учреждениесеннән 18 хезмәткәр катнашты. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Ирләр арасында 1 нче урын – Калугин Сергей Сергеевич – «РЦПБ и ИЗ МЗ РТ»ның Әлмәттәге филиалы табиб-эпидемиологы. 
2 нче урын – Гузь Андрей Владимирович – «Әлмәт наркология диспансеры»ның реабилитация бүлеге мөдире.
3 нче урын – Сафиуллин Мәзгуть Әнвәр улы – медсанчастьның медицина технигы.
Хатын-кызлар арасында 1 нче урын – Мөбарәкшина Лилия Рафик кызы – ашыгыч ярдәм станциясенең баш фельдшеры. 
2 нче урын – Рафикова Регина Рафаэль кызы – 3 нче поликлиниканың гомуми практика табибәсе.
3 нче урын – Нәҗметдинова Лилия Зөфәр кызы – 3 нче поликлиниканың ВОП шәфкать туташы.
Команда зачеты: 
1 нче урында – медсанчасть. 
2 нче урында – «Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар шифаханәсе». 
3 нче урында – ашыгыч ярдәм станциясе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса