Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт егете Россиядә рекорд куйды

Әлмәтле Эдуард Вәлиәхмәтов йөзү буенча Россия чемпионы булды.

Ярышлар Казанда узды. Анда илебездән 860 спортчы, шул исәптән Олимпия уеннары, Европа, дөнья чемпионнары һәм призерлары да катнашты. Татарстан җыелмасы составында чыгыш ясаган Эдуард (тренеры Светлана Вәлиәхмәтова) 400 метр арага йөзүдә чемпион булды һәм яшүсмерләр арасында рекорд куйды. Әлеге чемпионат йөзү буенча Европа чемпионатына квалификацион ярыш булып исәпләнде. Ул 13-17 декабрьдә Копенгагенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса