Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Үз согындагы помидор

Хәзер помидор чоры… Күпләрегез вак помидорларны кая куярга белми аптырый торгандыр. Үз согындагы помидор искиткеч тәмле! Теләгән кеше ясый ала.

Кечкенә размердагы помидорларны төшчистарткыч (зубочистка) белән төбе кырыеннан берничә тишек ясап, банкаларга тутырасыз. Кайнап торган суны өстенә коеп, 20 минут тотасыз, ул арада йомшаган помидорларны блендр ярдәмендә болгатып, савытта кайнатасыз.

Сарымсак, тәмле борыч (теләгән кеше корица) саласыз, 1 литр томат өчен 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы (өеп) тоз салына, күбеге бекәнче кайнатасыз, якынча 10-15 минут.

Банкалардагы суны түгеп, томатны коясыз. Ябыр алдыннан кечкенә банкаларга 1 чәй кашыгы, зур банкаларга 1 аш кашыгы аш серкәсе (уксус) белән ябып куясыз (кемдер уксус салмый, шулай да саклана диләр). Шикәр комын шулай ук киметергә яисә арттырырга була. Кайбер помидорлар бик баллы булла, я киресенчә әчкелтем. Шуңа, ябыр алдыннан кабып карарга кирәк.

http://tatar-today.ru/2016/08/10699/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса