Тавык ите белән гөмбәле салат
250 г тавык ите, 180 г сельдерей, 2 уратча зурлыктагы тозлы кыяр, 100 г пешкән гөмбә, 100 г майонез, 15 г горчица, тәменчә тоз.
Сельдерейны, тавык итен, тозлы кыярны, пешкән гөмбәне - барысын бергә токмачлап турыйбыз һәм тирән эчле савытка салып, тоз, майонез, горчица өстәп, яхшылап болгатабыз.
Салатны салат савытына тау итеп өеп салып, салкын килеш табынга куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа