Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Татлы (өйдә әзерләнгән помадка)

1 кг шикәргә (рафинадка): 350 г сөт.

Татар халкында чәй янына еш кына хуш исле помада - татлы куялар. Аны кайнаган кайнар сөткә шикәр салып, болгата-болгата, 20-30 минут пешерәләр. Әзер булу-булмавын бал кашыгы белән алып салкын суга салып карыйлар, шар сыман булып катса - ул әзер. Аксыл көрән татлыны калайга яки табага 2 см калынлыгында җәяләр, каткач, шакмаклап (кыек шакмаклап, өчпочмаклап һ.б.) кисеп, шикәр савытына салып чыгаралар.
Тәме һәм исе әйбәтрәк булсын өчен, татлыга бал (алган шикәрнең 10-15 % кадәр) өстәргә мөмкин. Башта балны җылыталар, шикәр белән сөт кайнап чыккач салалар.
Пешеп җитәрәк кирәгенчә (1-3 г) җиләк-җимеш эссенциясе өстиләр.
vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса