Татлы борычтан кышка салат
1,5 кг татлы борыч, 1,5 кг кишер, 1,5 кг суган, 1,5 л томат согы, 1 стакан үсемлек мае, 50 мл 9 процентлы уксус, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр, лавр яфрагы, төелмәгән кара борыч.
Кишерне кыргыч аша чыгарабыз, суганны һәм борычны ярымтүгәрәк итеп турыйбыз, барысын да бутыйбыз һәм томат соусын салабыз. Әзер массаны кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккан салатка уксус салабыз. Кара борыч, лавр яфрагы, тоз, май салабыз һәм яңадан 10 минут пешерәбез. Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга салып каплап куябыз. 4,5 литр чамасы бик тәмле салат чыга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа