Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ташкабактан запеканка

Кирәк булачак: 1,2 кг кабачки, 400 г фарш, 2-3 баш суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, 7-8 помидор, 100 г сыр, 4 йомырка, 4 аш кашыгы каймак, тоз, борыч, тәмләткечләр.

Туралган суганны майлы табада кыздырырга, фарш, тоз өстәргә, бераз кыздырганнан соң, томат пастасын кушарга.

Кабачкины угыч аша чыгартырга, тоз сибәргә һәм артык суын түгәргә.

Помидорларны түгәрәкләп кисәргә.

Йомыркаларны тугаларга, каймак, тоз кушарга.

Табаны майларга, кабачкиның яртысын бушатырга, икенче рәт итеп фарш салырга, аннары кабат кабачкины салып бетерергә. Помидорларны матур итеп төзәргә, каймак белән йомырка катнашмасын агызып чыгарга һәм сыр сибәргә. +

Запеканка 180 градус кызулыка 30-35 минут пешә.

http://tatar-today.ru/2016/09/10921/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса