Ташкабактан уылдык
Ташкабак күп өлгергән чор хәзер. Уксуслы әзерләнмәләр яратмаган кешеләргә бик кулай рецепт.
6 кг ташкабакны 1 кг суган белән иттарткычтан чыгарасы. 1 стакан (һәрчак 250 граммлы стакан белән эш итәм) шикәр комы, 4 аш кашыгы өеп тоз, 2 чәй калагы сылама гына кызыл борыч, 2 стакан майонез, 600 г томат пастасы. Бер сәгать кайнатасы. Стерильле банкаларга салып, калай капкачлар белән каплыйсы (0,5 литрлы 15 банка җете сары төстәге уылдык килеп чыга).
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа