Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сыер яисә сарык ите белән пешерелгән токмачлы аш

Ингредиентлар 150г Сөякле ит 20г Башлы суган 20г Кишер 10г Сары май 50г Токмач 100г Бәрәңге Тоз Борыч

Эш барышы
Беренче итеп бирелә торган ашлардан татарлар арасында иң таралганы - токмачлы ашы, аны тавык шулпасында да, ит шулпасында да пешерәләр. Токмачлы ашны бәрәңге белән дә, бәрәңгесез дә әзерлиләр.

Ит яисә сөякле ит шулпасын сөзәләр дә, боҗралап туралган суган һәм түгәрәкләп туралган кишер салып, 15-20 минут кайнаткач, өйдә басып кискән токмач салалар. Токмач өскә күтәрелгәч, кәстрүлне ут өстеннән алалар.
Җепселләренә аркылы туралган һәм шулпада кайнатып алынган пешкән итне һәр тәлинкәгә 1-2 кисәк салып (итне сөякле килеш тә салырга мөмкин), өстенә кайнар аш бүләләр. Өй шартларында итне сөяге белән бирәләр. Бәрәңге салып пешерелгән токмачлы ашны да шулай ук әзерлиләр, тик бәрәңгесен токмачка кадәр салалар.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса