РУЛЕТ
16 г чүпрә, 500 г он, 250 г сөт, 10 г тоз, 40 г шикәр комы, 2 йомырка, 80 г атланмай, 2 аш кашыгы какао.
Чүпрәне ярты стакан җылы сөттә эретәбез һәм 10 минутка җылы урынга куеп торабыз. Йомшартылган атланмайны вак кисәкләргә кисәбез. Он, шикәр комы, тоз, сөт һәм 1 йомырка, күпергән чүпрә кушып болгатабыз. Туралган майны өстибез дә кулга ябышмый башлаганчы, тәмам үзләнгәнче камыр басабыз. Камырны ике өлешкә бүләбез, бер өлешенә какао кушып болгатабыз. Камырны, дымлы тукыма белән каплап, 20 минут тотабыз. Он сибелгән зур кунада ике кисәкне дә ягы 40 см булган квадратлар итеп уклау белән җәябез. Ак камыр өстенә какаолы камырны куябыз да рулет итеп төрәбез. Рулетны тирән эчле савытка салып, ике тапкыр зурайганчы тотабыз. Шуннан соң, йомырка сарысы белән майлап, 20 минут газ мичендә пешерәбез. Мичне 15 минут алдан 200 градус температурага кадәр җылытырга кирәк.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа