Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Лимонлы маффиннар

Кирәк: 3 йомырка, 200 г шикәр комы, 1 лимон, аз гына ванилин, 1,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 15 процент майлылыктагы 100 г каймак, 100 г атланмай, 400 г он.

Йомырканы шикәр комы кушып күпертергә, шуңа вак угычтан уылган 2 чәй кашыгы лимон кабыгы һәм шулкадәр үк лимон согы салырга. Ванилин, каймак, эретелгән атланмай өстәргә. Онга камыр көпшәкләгеч салырга һәм барысын бергә кушып, яхшылап болгатырга. Камырны майланган формаларга салып, 230 градуслы духовкада 25-30 минут пешерергә. Пешеп чыккач, өстенә шикәр оны сибәргә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса