Кыярны тиз тозлау серләре
5-6 кыярны яхшылап юарга, буйга 4 кисәккә кисәргә кирәк.
Бакчадагы яшел тәмләткечләрне (укроп, сарымсак мыеклары һ.б.) бик вак итми турарга, 1 аш кашыгы тоз, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 аш кашыгы коры горчица салырга.
Барысын бергә яхшылап болгатырга да, пакетка салып суыткычка куярга. Берничә сәгатьтән тозлы кыяр белән сыйлана аласыз.
(Интертат)
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа