"Канделябр" салаты
Аны еш кына бәйрәм өстәленә әзерлиләр. Ул бик тәмле һәм матур килеп чыга. Кунакларыгыз аны ашап карагач, рецептын сораячакларын ышанып әйтеп була.
Ингредиентлар: тавык филесы 250 гр, сыр 150 гр, кукуруза100 гр, ананас 100 гр, майонез 4 аш кашыгы.
Тавык итен турыйбыз, сай тәлинкәгә җәеп салабыз. Өстенә сыр уабыз. Һәр кат саен майонез сылап, ингридиентларны салып бетерәбез. Теләгәнчә бизибез.
vk.com/tatarshlari?w=wall-107801917_12755
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа