Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ит пәрәмәче

1 пәрәмәчкә: 50 г камыр 25-30 г сөяксез ит 10 г суган тоз, борыч кыздырырга 7 г май.

Ачы камырны 50 шәр граммлы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камыр уртасына ит тарткычтан чыгарган 35 грамм ит салалар да пычак белән тигезләп җәяләр.

Аннары, камырның кырыйларын күтәреп, уртасында 1-1,5 см тишек калдырып, бөреп чыгалар.

Пәрәмәчләрне бераз кабартканнан соң, тишекле ягын аста калдырып, кайнап торган майга салалар.
Пәрәмәчләр майда яртылаш кына күмелергә тиеш.

Тишекле ягының йөзе килгәч, пәрәмәчне әйләндерәләр һәм, эченә табадан бераз май салып, икенче ягын кыздырып пешерәләр.

Пәрәмәч яссы, кызгылт-сары булырга, бөрелгәне беленеп торырга тиеш.

Табынга, кайнар килеш, өчәрне салып бирәләр.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса