Җиләк-җимеш һәм минераль су белән пирог пешерү рецепты
1 аш кашыгы үсемлек мае 1 стакан минераль су 4 йомырка 2 стакан шикәр комы ванилин разрыхлитель 3-4 мандарин 200 г консервланган чия.
Май һәм минераль суны болгатырга, йомырка, шикәр комы, ванилин, разрыхлитель кушарга һәм болгатырга.
Он өстәргә һәм артык сыек булмаган камыр ясарга.
Әзер камырны майлы табага тигезләп салырга.
Чия һәм мандаринны пирог өстенә салып чыгарга.
Маргарин һәм онны кушып валчык ясарга һәм пирог өстенә сибәргә.
Пирогны 40-45 минут 180 градуслы мичтә пешерергә кирәк.
vk.com/tatarshlari?z=photo-107801917_456240160%2Falbum-107801917_00%2Frev
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа